• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

«Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе   

Опубликовано: 08.03.2021

«Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе   

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан  5 нче март көнне   Балтач районы Балтач  гимназиясе җирлегендә «Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе   үткәрелде.  Бәйгене оештыручылар: «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе», Балтач муниципаль районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач районы бүлекчәсе.

 Бәйге  инде икенче елын районда яшәүче милләтләрнең телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлекләрен  саклап калу, үстерү, яшьләргә мәдәни, әхлакый һәм гуманитар тәрбия бирү, милли – мәдәни, иҗтимагый тормышка тарту  максатыннан үткәрелә.

Туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, районда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм шәхси потенциалын ачу, тормышта үз урынын табарга сәләтле һәм лидерлык сыйфатларына ия булган талантлы яшьләрне ачыклау, балалар бакчасы, мәктәп һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту-бәйгене үткәрүнең төп бурычлары.

Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек малайлар һәм кызлар,  район мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы татар, рус, удмурт, мари  милләтеннән булган егет һәм кызлар катнашты.

Читтән торып үткәрелгән беренче этапта катнашучылар видеоязмада үзләре теләгән формада, иҗади рәвештә үзен һәм гаилә традицияләрен тәкъдим иттеләр. Йомгаклау этабында исә,  традицион яисә аерым бер стиль белән тегелгән милли киемнәрдән чыгыш ясап, үз халкының йолалары, гореф-гадәтләре күренешләрендә   үз осталыкларын күрсәттеләр.

 Жюри составында мәгариф идарәсе, «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» методистлары, райондагы оешма җитәкчеләре,   эшмәкәрләр, район ата-аналар комитеты әгъзалары,    Балтач районы Киноучреждение бюджет оешмасы директоры Михайлов Р. Т., район гражданлык актларын теркәү  бүлеге җитәкчесе Әхмәтханова З. Р.,   татар хатын-кызлары  «Ак калфак» иҗтимагый оешмасыныӊ Балтач районы бүлеге җитәкчесе Камалова З. Ф   катнашты.

  Бәйге  нәтиҗәләре буенча «Балтач малае», «Балтач кызчыгы»,  «Балтач егете», «Балтач кызы»,   җиңүчеләр һәм призерлар   билгеләнде. «Балтач кызычыгы» исеме  Карадуган  балалар бакчасыннан Гарифуллина  Сәфинәгә, «Балтач малае» исеме  Бөрбаш балалар бакчасыннан Газизуллин Ибраһимга бирелде.  «Балтач кызы» исеменә Түнтәр мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Әхмәдиева Гөлназ, «Балтач егете» исеменә Куныр мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Сагтдинов Ринат лаек булдылар.  Бәйгедә  җиңүчеләргә   «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» нең дипломнары һәм иганәчеләрнең  бүләкләре тапшырылды.

 

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр:

Лотфуллина Илһамия, Таузар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы- 1 нче урын;

Шакирова Зәринә, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 3 нче санлы балалар бакчасы- 2 нче урын;

Кәримова Айсылу, Кариле балалар бакчасы- 2 нче урын;

Сабирова Алия, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 5 нче санлы балалар бакчасы- 3 нче урын;

Галимова Сәмирә, Сосна балалар бакчасы-3 нче урын;

 

Зәйнуллин Ислам, Карадуган балалар бакчасы-1 нче урын;

Яппаров Рамиль, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 2 нче санлы балалар бакчасы- 2 нче урын;

Закиров Эмиль, Сосна балалар бакчасы-2 нче урын;

Сабирҗанов Камил, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 4 нче санлы балалар бакчасы- 3 нче урын;

Закиров Әсхәт-Кариле балалар бакчасы-3 нче урын.

 

Мәктәп укучылары:

Заһидуллина Зәринә, Балтач урта гомуми белем мәктәбе-1 нче урын;

Гарифуллина Сөмбел, Куныр урта гомуми белем мәктәбе-2 нче урын;

Вафина Әлфинә, Балтач гимназиясе- 2нче урын;

Шәйхетдинова Алсу, Норма урта гомуми белем мәктәбе – 3 нче урын;

Хөсәенова Айзилә, Карадуган гимназиясе - 3 нче урын

 

Ситдиков Сәйдәш, Сосна төп гомуми белем мәктәбе-1 нче урын;

Тляков Раил, Куныр урта гомуми белем мәктәбе-2 нче урын;

Халиуллин Идрис, Балтач гимназиясе- 2 нче урын;

Иванов Ярослав, Балтач урта гомуми белем мәктәбе- 3 нче урын;

Турганалиев Давид, Чепья урта гомуми белем мәктәбе – 3 нче урын.

 



К списку новостей