• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Укучыларның Муса Җәлил исемендәге VI республика  фәнни-гамәли конференциясе

Опубликовано: 19.02.2021

Укучыларның Муса Җәлил исемендәге VI республика  фәнни-гамәликонференциясе

Патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 115 ел тулу  уңаеннан  2021 нче елның январь-февраль айларында  Балтач муниципаль районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе җирлегендә республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.  Санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, алтынчы тапкырын уздырылучы конференция быел дистанцион рәвештә үткәрелде. 2011 нче елда башланган бу чара Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен  формалаштыру, халкыбызның батыр уллары турында сөйләп, укучыларны өлкәннәр  үрнәгендә тәрбияләү,  буыннар бәйләнешен тәэмин итү, фәнни эзләнүләрендә иҗадилыкка омтылышларын булдыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла.

Конференция эшендә республика районы мәгариф оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның эшләре Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан бәяләнде.

Эшләр“Бөек Ватан сугышы елларында авылым мөгаллиме”, “Бөек Ватан сугышы тарихында Татарстанның очучы хатын-кызлары батырлыгы”, “Әдәби әсәрләрдә М.Җәлилгә тиң батырлыклар күрсәткән геройлар язмышы”, “Герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләү бәйгесе” секцияләре    кысаларында каралды. Җиңүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнә.



К списку новостей