МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашырга теләүчеләргә 2020 нче елның 1 февраленә кадәр фәннәрне ачыклап бетерергә кирәк
Опубликовано: 27.12.2019
Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашырга теләүчеләргә
2020 нче елның 1 февраленә кадәр фәннәрне ачыклап бетерергә кирәк
Бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Йомгаклау аттестациясен 14предметтан тапшыра алалар: чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теле белән математика мәҗбүри, калган предметларны укучы мөстәкыйль сайлый алалар. Предметлар саны чикләнмәгән.
Әгәр дә укучы сайлап алу фәннәреннән имтиханнарны ачыклап бетермәгән икән, аңа 2020 нче елның 1 февраленә кадәр ачыклап бетерергә кирәк булачак. Бердәм дәүләт имтиханнарына катнашу өчен гаризаны укучылар үзләре укый торган мәктәпкә бирергә тиеш булалар.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар гариза белән бергә психолого-педагогик комиссия тарафыннан барелгән рекомендациянең күчермәсен, ә инвалид балалар – инвалидлыкларын раслаган справканың күчермәсен, шулай ук психолого-педагогик комиссия тарафыннан бирелгән рекомендациянең күчермәсен теркәргә тиеш булалар.
Чыгарылыш сыйныф укучылары математиканың база яисә профиль дәрәҗәсен сайларга тиеш булалар. База дәрәҗәсеннән имтиханны укучы аттестат алу өчен һәм югары уку йортында ала торган белгечлеге математик хәзерлек таләп итми торган бүлекләргә укырга керү өчен сайлый. Математикадан профиль дәрәҗәсендәге имтихан югары уку йортына керү өчен бирелә.
Мәктәпне алдагы елларны тәмамлаган укучыларга гаризаны районның мәгариф идарәсенә килеп язарга кирәк. Гариза язу өчен түбәндәге документлар алып килү сорала:
- Урта белем алу турындагы аттестат;
- Паспорт;
- СНИЛС.
Урта һөнәри белем йортларында укучыларга югарыда әйтелгән документларга өстәп хәзерге вакытта үзе укый торган оешмадан (колледж, училище) агымдагы елда урта белем программасын үзләштереп бетерде дигән справка да кирәк булачак.
Мәктәпне алдагы елларны тәмамлаган укучылар һәм урта һөнәри уку йортларында укучылар түбәндәге предметлардан бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра ала: рус теле, профиль дәрәҗәдәге математика, рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан һәм кытай), информатика.
Бердәм дәүләт имтиханнары бирергә теләүчеләрне мәгариф идарәсенең 22 нче бүлмәсендә көтеп калабыз!
К списку новостей







