МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Балтачта – «Уку бәйрәме»
Опубликовано: 24.10.2019
Балтачта – «Уку бәйрәме»
Оешуына 100 ел тулу уңае белән Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында китап укучылар белән очрашулар уздыра башлады. «Уку бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә, шулай ук район басмалары редакцияләре катнашында уздырыла. Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән очрашу, аларның китаплары буенча фикер алышу, автограф-сессия, бүләкләр уйнату, җыр-бию, яңа китаплар белән танышу һ. б. кызыклы чаралар көтелә.
«Уку бәйрәме»нең беренчесе 23 октябрь көнне безнең районда, Түнтәр мәктәбе һәм үзәк китапханәдә узды. Әлеге чарада танылган язучы, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Галимҗан Гыйльманов, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина, журналист Риман Гыйлемханов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, халыкара конкурслар лауреаты Булат Хисмәтов катнашты.
К списку новостей







