МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
25 нче апрель көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр
Опубликовано: 25.04.2019
25 нче апрель көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә уздырылган бүләкләү тантанасында безнең районнан 16 укучы катнашты. Шубан мәктәбеннән Мөхәммәтҗанова Язилә, Түнтәр мәктәбеннән Иванова Эльвина - 1 нче, Нөнәгәр мәктәбеннән Гафиуллина Ландыш, Гыйльфанов Вильназ- 3 нче, Салавыч күппрофильле лицееннан Гарифуллина Зәмирә, Салавыч күппрофильле лицее филиалы- Салавыч Сәрдегәне башлангыч мәктәбеннән Каюмова Әнисә «Өметле киләчәк» номинациясендә сәхнәдә бүләкләнделәр, аларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләрнең әсәрләре альманахка кертелде.
Нөнәгәр мәктәбеннән Рамазанова Руфия, Мәҗитова Гүзәл, Гарифуллина Әлфинә, Хәйруллина Руфинә, Шубан мәктәбеннән Шәрипова Әдилә, Норма мәктәбеннән Шәрифуллина Фирүзә, Балтач гимназиясеннән Әхмәтова Гөлшат, Бөрбаш мәктәбеннән Газизуллин Кәрим, Түнтәр мәктәбеннән Кәримова Лалә, Нәкыйпова Нәргизә бәйгенең лауреатлары исеменә лаек булдылар.
К списку новостей







