• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

IV төбәкара методик семинар

Опубликовано: 24.11.2018

 

IV төбәкара методик семинар

22 нче ноябрьдә  Балтач районы  Чепья урта мәктәбендә Күп мәдәни яссылыкта гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую шартларында туган телләрне укыту методикасы” темасына   IV төбәкара семинар уздырылды. Методик семинарда     Марий Эл республикасының Мари-Төрек районыннан,  Киров өлкәенең Малмыж районыннан, Кукмара, Арча районыннан, Казан шәһәреннән, Удмуртия Республикасыннан вәкилләр катнашты.  

Дәрәҗәле кунаклардан чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре Ахбарова Гөлшат Хуззат кызы, Тамара Осиповна Скиргайло, Һадиева Гөлнара Васыйл кызы,  Удмуртия Республикасы Укытучыларның белемнәрен күтәрү институтыннан  Клементьев Андрей Александрович, Киров өлкәсе Малмыж районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Остренко Валентина Викторовна, Малмыж районы методик кабинет җитәкчесе Татимова Надежда Ивановна, Мари-Турек районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Курбатова Ольга Алексеевна   катнашты.

Мөгаллимнәр 4 секциягә бүленеп эшләде. Татар, рус, удмурт, мари теле һәм әдәбиятын укыту методикасына багышланган секция эшләрендә  укытучылар дәрес фрагментлары карадылар, мастер-классларда туган телләрне өйрәткәндә кулланырга мөмкин булган яңа эш алымнары белән танышып, үзләре дә эшчәнлектә катнаштылар. Семинар ахырында исә һәр секциядә каралган мәсьәләләр түгәрәк өстәлгә чыгарылды.

Семинарда барлыгы 106 кеше катнашты, районның Чепья, Урта Көшкәт, Кече Лызи, Улисьял,   Балтач,  Түнтәр, Куныр, Нөнәгәр, Сосна, Кенә, Смәел, Сырья  мәктәпләренең 24 укытучысы тарафыннан дәрес һәм мастер-класслар күрсәтелде, секцияләрнең программасына төбәкләрдән килгән укытучыларның да чыгышлары  кертелде. Кунаклар Чепья урта мәктәбенең милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеге, районның Чепья,Улисьял мәктәпләре колективы көче белән әзерләнгән күргәзмә белән дә таныштылар.



К списку новостей