• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Сосна мәктәбендә район технология укытучылары семинары

Опубликовано: 24.10.2018

          Сосна мәктәбендә район  технология укытучылары семинары    

   23 октябрь көнне,  мәгариф идарәсенең планы нигезендә, Сосна төп мәктәбендә “Информацион- коммуникатив технологияләр ярдәмендә укучыларның танып- белү активлыгын үстерү“ дигән темага  районның кызлар хезмәте буенча технология укытучыларының район семинары булды.

        Беренче категорияле технология укытучысы Гибадуллина Айгөл Ренат кызы  7 сыйныфта “Заманча материаллар кулланып йортны зоналарга бүлү” темасына дәрес күрсәтте. Заманча укыту структураларын кулланып үткәрелгән дәрес семинарда катнашучыларга бик ошады.     “Киндер капчыктан ясалган йорт хуҗасы ”дип исемләнгән мастер- класста укытучы хезмәттәшләрен үзе нәтиҗәле кулланып, укучыларын кул эшләренә өйрәтә торган эш алымнары белән таныштырды. Балтач урта мәктәбеннән Залялиева Ильнара Илдар кызы укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру алымнары турында чыгыш ясады.

       Түгәрәк өстәл артында  үткәрелгән дәресләргә, чараларга анализ  ясалды   Семинарда катнашучылар  мәктәп  алдына куелган төп бурыч - тормышка яраклы, һәр эшкә җаваплы караучы, акыллы, эшчән шәхес тәрбияләү Сосна мәктәбендә  нәтиҗәле тормышка ашырылганын әйттеләр.

 

Бариева Г.Ф., мәгариф идарәсе методисты



К списку новостей