МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
“Яшь педагоглар мәктәбе
Опубликовано: 11.09.20186 сентябрь көнне Салавыч күппрофильлелицеенда “Яшь педагоглар мәктәбенең” 2018-2019 нчы уку елының планы нигезендә “Укыту-тәрбия процессында заманча белем бирү технологияләре” дип исемләнгән район семинары булып узды. Семинарда мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юнусовна, мәгариф идарәсе белгечләре Резида Саләхиевна һәм Гөлназ Нурулловна, ветеран укытучы Гарапшина Раушания Зөфәровна, районның 20 яшь укытучысы, Салавыч лицееның тәҗрибәле укытучылары катнашты. Семинар яшь укытучыларга һөнәри осталыкларын арттыру, эшләрендә юнәлеш бирү, белемнәрен тагы да киңәйтү максатыннан үткәрелде.
Яшь укытучыларны иң элек лицей директоры Люция Харисовна сәламләде, семинар эшендә уңышлар теләде.Ветеран укытучы Гарапшина Раушания Зөфәровна яшьләргә үгет-нәсыйхәт бирде.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юнусовна укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырырга кирәклеген билгеләп үтте, укучыларның эшчәнлеген чагылдырганда предмет, метапредмет, шәхескә юнәлтелгән көтелгән нәтиҗәләрне бәян итүнең мөһимлеген ассызыклады. Районга яңа эшкә кайткан 7 яшь белгечкә дә Алия Юнусовна узенең теләкләрен җиткерде, район мәгарифен үстерүдә аларның роле зур икәнен әйтте. Шулай ук һәрберсенә истәлекле бүләкләр биреп, “Икмәк” кулланучылар җәмгыятенең сертификатларын тапшырды.
Укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Котдусовна һәм лицейның иҗади төркем “СТО” җитәкчесе Резеда Габдулхаковна үз чыгышларында яшь укытучыларга Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында документларны формалаштыру, эш программалары төзү, эш тәҗрибәңне тарату, балаларның сәләтен ачыклау һәм үстерү юлларын бәян иттеләр. Аннары хезмәт юлларын күптән түгел генә башлаган укытучылар лицейның тәҗрибәле укытучыларының дәресләрен карадылар, мастер-классларда булдылар. Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Резеда Сәләхиевна профсоюз оешмасының эшчәнлегенә, аның әһәмиятенә тукталды, яшь укытучыларга профсоюз билетлары тапшырды.
Очрашуга йомгакны мәгариф бүлегенең яшь белгечләр белән эшләү буенча кураторы Гөлназ Нурулловна ясады.
Мәгариф идарәсе яңа эшкә кайткан укытучыларны тәбрикләүдә спонсорлык ярдәме курсәткән “Икмәк” кулланучылар җәмгыяте җитәкчесеРәдиф Ахатовичка зур рәхмәтен белдерә.
6 сентября на базе МБОУ «Салаусский многопрофильный лицей» провели методический семинар для молодых педагогов Балтасинского района на тему «Использование элементов инновационных технологий в учебно-воспитательном процессе». Молодые педагоги района посетили уроки и мастер-классы преподавателей лицея, получили методические рекомендации по составлению рабочих программ и планов урока. С приветственным словом перед молодыми специалистами выступила начальник МКУ «Управление образования БРИК»ЗакиеваАлияЮнусовна, акцентируя внимание на том, что быть педагогом – святое, но трудное дело, и пожелала, чтобы молодые не разочаровались в выбранной ими профессии, а дети, которым они станут вторыми родителями, никогда не разочаровались в них. Также председатель территориальной организации Резида Салахиевна Гаязова ознакомила с деятельностью рескома и территориальной организации работников образования, с отраслевым Соглашением, со льготами и гарантиями и акциями для работников образования. Были вручены профсоюзные билеты 20 молодым педагогам района.
К списку новостей







