МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
25 нче апрель көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр
Опубликовано: 26.04.201825 нче апрель көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында уздырылган бүләкләү тантанасында безнең районнан 11 укучы катнашты. Нөнәгәр мәктәбеннән Мәжитова Гүзәл-1 нче, Гафиуллина Ландыш 3 нче, Хәйруллина Руфинә 3 нче, Түнтәр мәктәбеннән Иванова Эльвина 1 нче дәрәҗәдәге дипломнар, сувенирлар һәм сертификат белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрнең әсәрләре альманахка кертелде. Җитәкчеләре Нөнәгәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Р. Н, Түнтәр мәктәбе укытучысы Кәримова Ч. З.
Нөнәгәр мәктәбеннән Рамазанова Руфия, Габделвәлиева Ландыш, Яңгул мәктәбеннән Сафиуллина Лилия, Сосна мәктәбеннән Шамилова Исламия, Арбор мәктәбеннән Мифтахов Әсхәт, Б. Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенән Галиәхмәтова Регина, Субаш мәктәбеннән Гыйльманова Зәлидә бәйгенең лауреатлары исемнәренә лаек булдылар.
Арчада зона турында катнашкан барлык укучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе» альманахы бүләк итеп бирелде.
К списку новостей







