МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиада башланды
Опубликовано: 24.04.2018Татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара
олимпиада башланды
22 нче апрель көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы узды. Олимпиадада Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргыстан, Эстония, Франция, Индонезия, Китай, башка чит илләр һәм Рәсәй төбәкләреннән 138, Татарстаннан 217 укучы катнаша. Безнең районнан 10 укучы олимпиадада үз көчләрен сыный: Балтач мәктәбеннән Шакирҗанова Айзилә, Кәримова Диана, Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Муллагалиева Камилә, Насыйрова Мәдинә, Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә, Мәхмүтова Гөлүзә, Сосна мәктәбеннән Хәйруллина Азалия, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу, Урта Көшкәт мәктәбеннән Нурмөхәммәтова Әдилә. Татар теленнән һәм әдәбияттан республика олимпиадалары җиңүчеләре буларак, кызларга Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлеге туды.
Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы 25 нче апрель көнне тәмамланачак. Җиңүчеләрне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бүләкләячәкләр. Уңышлар телибез!
К списку новостей







