МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Географический диктант
Опубликовано: 26.11.201726 ноябрь көнне илебезнең барлык төбәкләрендә үтә торган зур масштаблы географик диктантка Балтач мәгариф хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары да кушылды. Диктант сәгатъ уникедә мәгариф идарәсе бинасында башланып китте
Владимир Путин инициативасы белән үтә торган мондый күләмле акция Русс география җәмгыяте тарафыннан быел өченче тапкыр узды. Катнашучылар 30 сорауга җавап биреп, барлыгы 100 баллга ия була ала иделәр.Сораулар өч блокка бүленгән. Беренче блокта географик төшенчәләр, терминнар белү тикшерелсә, икенче блокта карта белән эшли белү тикшерелә. Өченче блокта әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белергә кирәк.Катнашучыларга өченче блок сорауларына җавап бирү аеруча ошады.
Тест эшләү аноним рәвештә үтте. 25 декабрьдән соң һәр катнашучы үзенә бирелгән номер нигезендә http://dictant.rgo.ru сайтына кереп үзенә бирелгән бәяне белә ала.
К списку новостей







