МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
3 ноябрьдән алып 22 ноябрьгә кадәр Балтачта “Россия балалары – 2017” ведомствоара оператив-профилактик операциясе барды.
Опубликовано: 23.11.2017
3 ноябрьдән алып 22 ноябрьгә кадәр Балтачта “Россия балалары – 2017” ведомствоара оператив-профилактик операциясе барды.
Бу операциянең төп бурычы – балигъ булмаган хокук бозучыларны ачыклау, шулай ук наркотикларның зыяны турында мәгълүмат бирү.
Операция кысаларында район башлагы җитәкчелегендә эшләп килүче наркотикларга каршы көрәш комиссиясе районның кино оешмасы һәм мәгариф идарәсе белән берлектә урта мәктәпләрдә наркотиклар белән бәйле эчтәлектәге "Зорка Венера" дип исемләнгән балалар өчен нәфис фильм күрсәтелде.
Бу фильмны Урта Көшкәт урта мәктәбе, Салавыч күппрофильле лицей, Чепья урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Бөрбаш һәм Яңгул урта мәктәбе укучылары өчен карау мөмкинлеге булдырылды. Балалар фильмны яратып кардылар, геройлар белән бергә шатландылар, борчылдылар. Наркотикларның нинди "агу" булуын, җәмгыятьне үтерә баручы зур проблема булуын үз яшьтәшләре мисалында күрделәр.
Фильм алдыннан район башкарма комитетының авыр хәлле гаиләләрне һәм балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны профилактикалау инспекторлары Ләйлә Низамиева белән Раушания Нәкыйпова балаларга аңлаешлы телдә хокук бозуларның нәрсәгә китерәчәген, наркотикларның зыяны хакында аңлаттылар.
К списку новостей







