• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

География укытучыларының “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында география укытучыларының педагогик осталыкларын һәм һөнәри компетентлыгын камилләштерү” дигән темага август киңәшмәсе секциясе

Опубликовано: 22.08.2017

 

    21 август көнне Нөнәгәр мәктәбе базасында   география укытучыларының “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында география укытучыларының педагогик осталыкларын һәм һөнәри компетентлыгын камилләштерү” дигән темага   август киңәшмәсе секциясе булып узды. Киңәшмәдә укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар:  белем бирүдәге яңа алымнар, федераль белем стандартларын кулланып эшләүнең уңай яклары, сәләтле укучылар белән эшләү алымнары турында сөйләштеләр.Укытучылар Балтач мәктәбе укытучысы Шигапова Г.Р. “БиС” технологиясе буенча үткәргән мастер- классында катнаштылар, Сосна мәктәбеннән Зайнуллин А.М. укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру турындагы чыгышын тыңладылар.

  Киңәшмәнең икенче өлеше Кугубурка елгасы буенда дәвам итте һәм укучыларны геологиядән олимпиадага әзерләүгә багышланган иде.2017 елның 11-17 июль көннәрендә Әлмәт районында үткән геологиядән IV Республика кыр олимпидасында катнашып, Нөнәгәр мәктәбе командасы зур уңышлар белән кайтты.Укучылар мәктәп укытучыларын үзләре катнашкан конкурслар, аларның үтү шартлары белән  таныштырдылар. Укучылар минерология, палеонтология, радиометрия, шлиховое опробирование, геологик разрез, геологик эшләр үткәргәдә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү, кыр стоянкасын оештыру юнәлешләрендә ярышларны үткәрү шартлары белән таныштырдылар.

   Киңәшмәне йомгаклап методик берләшмә җитәкчесе Егорова В.В., мәгариф идарәсе методисты Бариева Г.Ф. 2016-2017 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясадылар.Шулай ук яңа уку елына бурычлар  куелды, методик берләшмәнең 2017-2018 елга эш планы  кабул ителде.

 



К списку новостей