МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
3 апрель көнне Арчада Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең зона туры үтте
Опубликовано: 07.04.20173 апрель көнне Арчада Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең зона туры үтте
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Быел районыбызның 11 мәктәбеннән 28 укучы икенче турга узды. "Яшь шагыйрь" номинациясендә Бөрбаштан Энҗе Корбангалиева, Нияз Нуретдинов, Нормадан Зәринә Әхмәтгалиева, Илүзә Мәхмүтова, Шеңшеңәрдән Илназ Сәмигуллин, Римма Шакирова, Чулпан Һадыева, Венера Габдуллина, Самат Хәертдинов, Илназ Батыршин, Ралинә Зиннәтуллина, Яңгулдан Искәндәр Шәфигуллин, Кече Лызидан Ралина Гәрәева чыгыш ясадылар.
Яшь прозаик номинациясендә Балтачтан Алия Нәбиева, Нормадан Әдилә Сабирова, Нөнәгәрдән Вилназ Гыйльфанов, Гүзәл Мәҗитова, Гөлинә Усманова, Пыжмарадан Лилия Таһирова, ә “Яшь драматург” номинациясендә Карадуганнан Зөһрә Камалиева, Нөнәгәрдән Алинә Габдрахманова сөйләделәр.
“Яшь журналист” номинациясендә Балтачтан Рахман Газизуллин, Түнтәрдән Фәнзил Гарифуллин, Эльвина Иванова, Нөнәгәрдән Лилия Шәмсетдинова, Алсу Әюпова, Илмир Гыйльманов һәм Балтач гимназиясеннән Илсинә Габделганиева катнашты.
21 нче апрельдә әлеге укучылар Казанда "Баскет-холл"да үтәчәк тантаналы йомгаклау чарасына чакырылачак. Нәтиҗәләр шунда билгеле булачак.
К списку новостей







