МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек
Опубликовано: 07.04.2017Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек йөзеннән 4 нче апрель көнне Балтач гимназиясе җирлегендә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән сынау тестлары уздылар. Сынау Казан Федераль университеты әзерләгән биремнәр нигезендә сайлап алу предметы буларак үткәрелде. Биремнәрдә татар мәктәпләрендә укучылар өчен иҗади биремле изложение, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен изложение язу каралган. Башка еллардан аермалы буларак, бу уку елында рус мәктәпләрендә укучылар өчен телдән җавап бирү өлеше кертелде. Ул 4 биремнән тора: беренче биремдә күләме зур булмаган текстны кычкырып уку, икенче биремдә шартлы сораштыруда катнашу, өченче биремдә тәкъдим ителгән фото турында сөйләү, дүртенче биремдә, планга нигезләнеп, аерым бер темага эзлекле монологик сөйләү күз алдында тотыла. Төп дәүләт имтиханында катнашучы бер укучы бу биремнәрне 15 минут эчендә башкарырга тиеш. Җаваплар аудиоязмага теркәлеп бара. Мөндый төрдәге имтиханны безнең районда 18 укучы сайлаган. 4 нче апрель көнне бу укучыларның барысы да әлеге имтиханны биреп карауда катнашты.
К списку новостей







