МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә Муса Җәлил исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
Опубликовано: 20.02.2017
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2015-2016 нче уку елына эш планы нигезендә, патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан 2017 нче елның 17 нче февралендә Балтач муниципаль районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә Муса Җәлил исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
Конференциянең читтән торып үткәрелгән турында гомуми белем оешмаларының 8-11 нче сыйныфларыннан 148 укучы катнашты. Конференциянең 2 нче турында республикабызның төрле районнарының мәгариф оешмаларыннан 100 дән артык укучы һәм укытучы катнашты. Балтач, Арча, Сарман, Биектау, Кукмара, Питрәч, Мамадыш, Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән укучылар чыгыш ясады. Укучыларның чыгышлары Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Мәгарифне үстерү институты галимнәре, шагыйрьләр, конференцияне оештыручылар тарафыннан бәяләнде. Җинүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, аларга Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Конференциянең кунаклары:
Гайфуллина Ләйсән Атлас кызы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе белгече, филология фәннәре кандидаты;
Ленар Шәех - шагыйрь, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татартсан киптап нәшриятының баш мөхәррире;
Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы - филология фәннәре докторы, Казан федераль университетытының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты;
Маликов Рөстәм Шәйдулла улы – педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры;
Галимуллин Фоат Галимулла улы- филология фәннәре докторы, Казан федераль университетытының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры;
Шәехов Марат Рәшит улы-Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире.
К списку новостей







