МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Нонэгэр урта мэктэбе базасында данлыклы пионервожатый Фэрт Гыйлмановнын тууына 90 ел унаеннан пионер сборы уткэрелде.
Опубликовано: 02.12.2016Нонэгэр урта мэктэбе базасында данлыклы пионервожатый Фэрт Гыйлмановнын тууына 90 ел унаеннан пионер сборы уткэрелде. Чарага район мәктәпләренең педагог –оештыручылары чакырулы иде. Бәйрәм залына алар нәкъ пионерларча горур атлап, кызыл галсткулардан килеп керде. Чара барышында Фәрт Гыйльмановның тормыш юлы, иҗаты, пионерия тарихына керткән өлеше хакында сөйләнде.
– Фәрт Гыйльманов — үзе белән эшләгән һәр пионервожатыйның, һәр пионерның күңелендә иң якты истәлекләр калдырган, тәрбия өлкәсендә гаҗәп зур изге һәм кыйммәтле эшләр башкарган зур хәрефле ПИОНЕР ул! –дип зур горурлык хисләре белән сөйләде нөнәгәрлеләр.
Күпкырлы талант иясе, сугышта күрсәтелгән батырлыклары өчен беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән Ф.Гыйльманов үзенең бөтен көчен һәм сәләтен, тырышлыгын яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүгә багышлый. Чепья урта мәктәбендә җыр-бию ансамбле, драма һәм курчак театрлары оештырып, алар белән үзе җитәкчелек итә. Тиешле тематик костюмнарны, сәхнә бизәлешләрен үзе тегә, үзе хәзерли. Бәйрәмне үткәрү планын да үзе яза торган була.
– Чепья мәктәбенең җыр-бию композицияләренең район, республика сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясавы, Балтач белән чиктәш Киров өлкәсе һәм Мари Иле Республикасы пионерлары өчен “Дуслык учагы” кабыну – барысы да Фәрт Гыйльмановның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. «РСФСРның мәгариф отличнигы», Татарстанның атказанган укытучысы Фәрт Гыйльмановның эшен хөкүмәтебез ике мәртәбә Почет билгесе ордены белән бүләкләп зурлады, Бөтенсоюз пионер слетларына чакырып хөрмәтләде, аңа 1957нче елда яшьләрнең һәм студентларның VI Бөтендөнья фестивалендә катнашу бәхете насыйп булды, – дип истәлекләре белән уртаклашты мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова.
Чара үткәннәргә сәяхәтне хәтерләтсә дә, һәркем өчен тәрбия һәм тормыш дәресе булды. Фәрт Гыйльмановның эш алымнарын бүгенге чор балаларын чын шәхес итеп тәрбияләүдә менә дигән алым булуы ассызыкланды.
К списку новостей







