• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

VII «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Опубликовано: 03.11.2016

      VII «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

 

    2 нче ноябрь көнне Казандагы  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында VII «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде.

     Конкурс республикада 2010 нчы елдан бирле уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта.  «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 4 этаптан тора: катнашучылардан гаризалар кабул итү, номенантларны сайлап алу, Җиңүчеләрне билгеләү, Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү.

       Беренче елны бәйгедә катнашуга берничә  гариза тапшырылган булса, быел – 80 нән артык гариза килгән. Гаризалар арасыннан дөньякүләм бәйгедә катнашыр дәрәҗәдә барлыгы 64 интернет-проект сайлап алына һәм бәйгегә кабул ителә.

Конкурста катнашучылар 8 номинациядә көч сынаштылар:

«Укытучы-җәүһәр» (катнашучылар саны:25)

«Укучы җәүһәр» (катнашучылар саны:11)

«Гаилә һәм башлангыч белем» (катнашучылар саны:6)

«Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы» (катнашучылар саны:10)

«Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы» (катнашучылар саны:1)

«Тематик ресурс – иҗади җәүһәр» (катнашучылар саны:5)

«.tatar домены - җәүһәрләр чыганагы » (катнашучылар саны:2)

«Күренекле татар җәүһәрләре» (катнашучылар саны:4)

         Бүләкләнү тантанасына Балтач районыннан 3 катнашучы чакырылган иде. «Укытучы-җәүһәр» номинациясендә Салавыч күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы III дәрәҗәдәге диплом белән бүләнде. «Гаилә һәм башлангыч белем» номинациясендә Субаш төп урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисә Гарифулла кызы I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Салавыч күппрофильле лицееның 11 нче сыйныф укучысы Зарипов Рузәл Рәҗәп улы «Укучы җәүһәр» номинациясендә лауреат булды һәм сертификатка ия булды. 



К списку новостей