МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Төбәкара этнографлар слеты
Опубликовано: 26.09.2016Төбәкара этнографлар слеты
23нче сентябрьдә Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Малмыж районы мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт идарәсе белән берлектә Малмыж шәһәрендә “Минем татар авылым” исемле төбәкара этнографлар слеты оештырылды.
Слетның программасына бик уен төрләре кертелгән иде.
Читтән торып уздырыла торган “Авылым тарихы” этабында бәйге команда белән уздырылды. Авылның тирән эчтәлекле, тарихи документларга нигезләнеп язылган тарихы электрон вариантта слет алдыннан жюрига җибәрелде.
“Татар өе” бәйгесендә командалар килеп җитү белән билгеләнгән урында үзләре белән алып килгән татар өе яки каралты-куралы татар ишек алды күренешләрен төзеделәр.
“Ял итү” этабында команда берәр иң борынгы hәм соңгы вакытта еш әзерләнә торган татар милли ашын тәкъдим итте.
“Кичке уен” бәйгесесендә командалар, үзләренең торган урыннарына хас булган җырлы-биюле кичке уен күрсәттеләр һәм башкаларга да өйрәттеләр.
Җитәкчеләр белән уздырылган түгәрәк өстәлдә “Туган авылым” көннәрен уздыру буенча җитәкчеләр үзләренең эш тәҗрибәләре, уздыру программалары белән 10 минуттан узмаган чыгыш ясадылар, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.
“Минем хобби” бәйгесе буенча кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Балтач районы Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең эзтабарлары бу ярышларның барлык этабында да уңышлы чыгыш ясап, беренче урынга лаек булдылар.
Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы
К списку новостей







