• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Август киңәшмәсе секциясе(татар теле һәм әдәбияты)

Опубликовано: 17.08.2016

15 нче август көнне Балтач урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләрне һәм укытуның актив методларын куллану нигезендә укучыларның төп компетенцияләрен үстерү» темасына  традицион август киңәшмәсе секциясе узды.

-

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен нәшер ителгән   дәреслекләр авторы       Гарифуллина Миләүшә Ярулловнаның    чыгышы белән башланды.    Ул секция эшендә катнашучыларны дәреслекләр, методик ярдәмлекләр, электрон басмалар, укучылар һәм укытучылар өчен тестлар җыентыгы,  районыбыз укытучыларының да хезмәтләре кергән 5-9 нчы сыйныфлар өчен “Сочинение язарга өйрәнәбез” дип исемләнгән җыентыклар    белән таныштырды.

Укытучылар “Ел укытучысы” бәйгесе номинантлары - Сосна мәктәбеннән Вәлиева Гүзәлиия Фатыйх кызы, Арбор мәктәбеннән Габделхакова Ралия Габделбәр кызы, Шубан мәктәбеннән Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы уздырган мастер-классларда катнаштылар. Норма мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсадуллина Энҗе Васыйл кызы, Нөнәгәр мәктәбе укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы, Балтач гимназиясе укытучысы Габделганиева Чулпан Мөдәрис кызының сәләтле укучылар белән эш, татар теленнән бердәм республика тестларына әзерләнү темаларын яктырткан чыгышларын тыңладылар.

 Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә житәкчесе Идрисова Нурсөя Мөхәрләмовна 2015-2016 нчы уку елы нәтиҗәләре, яңа уку елына эш планы белән таныштырды. Мәгариф идарәсе  методисты Фидания Сабирова республика күләмендә милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек, Балтач районының әлеге юнәлештә булган уңышлары һәм проблемалары, республика август киңәшмәсе тәкъдимнәренә тукталды, 2016-2017 нче уку елына татар теле һәм әдәбиятын укыту юнәлешендә  куелган бурычларны билгеләде.

 

 

 

 

 

 



К списку новостей