• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада

Опубликовано: 26.04.2016

Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада

22 нче апрель көнне Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасы уздырылды .

Олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән оештырыла.

Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган.

Олимпиаданың беренче туры читтән торып, КФУ сайтында интернет-тест формасында, узган елның 7-21 декабрендә уздырылды. Быелгы олимпиадада Россиянең 37 төбәгеннән һәм 12 чит илдән 12 меңләп кеше катнашкан.

Сайлап алу турында иң күп балл җыйган 500 кеше 19-22 апрель көннәренә бәйгенең Казандагы йомгаклау этабына чакыру алды.

Халыкара олимпиаданың финалы 2 этаптан гыйбарәт: татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен үтәүне күз алдында тоткан интеллектуаль һәм үзләренең тәҗрибәләрен, казанышлары белән уртаклашуга, шулай ук Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган презентацияләрен тәкъдим итүгә корылган иҗади өлешләрдән.

Катнашучыларның эшләренә, чыгышларына КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, белгечләреннән торган дәрәҗәле жюри бәяләгән.

Катнашучылар өчен бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән. Аерым алганда, аларга Казан буенча экскурсия оештырылган, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр күрсәтелгән. Моннан тыш, олимпиадага килгән укучылар “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә дә катнашканнар.

 

Безнең районнан әлеге чарада Балтач гимназиясе һәм Балтач мәктәбеннән 6 укучы: Леонтьев Андрей, Габделганиева Ильсинә, Газизуллина Динә, Низамова Мәликә, Сәгыйтова Гүзәл, Насырова Фатыйма катнашты. Балтач мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Насырова Фатыйма «Г. Тукай иҗатын иң яхшы белүче» номинациясендә җиңүче булып танылды. Укытучысы-Хәйретдинова Гүзәлия Мөхәммәт кызы.



 



К списку новостей