МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Тукай эзләре буйлап
Опубликовано: 25.04.2016Тукай эзләре буйлап
Казанның Кабан артындагы тарихи-мәдәни тыюлык биләмәсендә XIX йөзнең кабатланмас гүзәл архитектура истәлеге булган бер йорт бар. Халыкта аны “Шамил йорты” дип йөртәләр.Биредә 1986 нчы елдан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 100 еллыгы уңаеннан ачылган әдәби музей эшли.
19 нчы апрель көнне Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән төрле бәйге, олимпиадаларда катнашкан, җиңгән укучылары әлеге музейда булды. Монда алар Тукай турында бик күп яңа мәгълүмат алды. Иң истә калганы, мөгаен, шагыйрьдән сакланып калган уникаль экспонатлар: юл кәрзине, карандашлар савыты, җиң каптырмалары, керәч тартмачык, түбәтәй булгандыр.
Укучылар Иске татар бистәсенә дә сәяхәт кылды. Апанаев йорты, шагыйрь яшәгән “Болгар” кунакханәсе, Мәрҗәни мәчете, остаханәләр белән танышу Тукай яшәгән чорны күзалларга ярдәм итте. Бу сәяхәттән алган белемнәре аларга киләчәктә зур ярдәм булсын иде.
К списку новостей







