МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Татар теленнән бердәм республика тестлары турында
Опубликовано: 20.04.2016Татар теленнән бердәм республика тестлары турында
25 нче апрель көнне район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы укучылары татар теленнән бердәм республика тестлары тапшырачак. Балтач гимназиясе һәм Чепья мәктәпләре Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы белән тестларны тапшыру пунктлары итеп билгеләнде. Тестларны башкару вакыты 2 сәгать 30 минут. Татар теленнән бердәм республика тесты, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан, татар теле фәненән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен үткәрелә.
Укучылар үзләре укыган програмалар нигезендә тестларны 4 төрле юнәлешкә бүленеп эшлиләр: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәре укучылары өчен һәм удмурт, мари телләрен өйрәтүче белем бирү оешмалары укучылары өчен.
Тест эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән биремнәр белән, махсус бланкларда башкарыла. Укучылар башкарган эшләр тикшерү өчен төбәкнең мәгълүматны эшкәртү үзәгенә тапшырыла. Бердәм республика тесты нәтиҗәләре беркетмә ярдәмендә теркәлә һәм муниципаль мәгариф идарәләренә җибәрелә. Укучыларга бердәм республика тестының нәтиҗәләре теркәлгән сертификат тапшырылачак.
К списку новостей







