• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе

Опубликовано: 15.04.2016

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе

12 нче апрель көнне Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, сәләтле балаларны, аларның туу, яшәү урынына карамастан, вакытында күреп алу мөһим. Шундый ысулларның берсе – “Илһам” конкурсы. 

 Конкурс республикада 3 ел уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. Беренче елны бәйгедә катнашуга берничә йөз гариза тапшырылган булса, быел – 2,8 меңнән артык укучы катнашкан.

 Бәйге өч этапта үткәрелә: катнашучыларның иҗат әсәрләрен кабул итү, эшләрне экспертлар тарафыннан тикшерү һәм зона этабы – Татарстан Республикасының  районнарында экспертлар һәм балалар катнашында бәяләү.

  Эксперт төркеме читтән торып үткәрелгән I турда 300 хезмәтне сайлап алган булган. Ә Арчадагы зона турына исә Балтач районының Нөнәгәр һәм Яңгул мәктәпләреннән  7 укучы катнашкан иде. Аларның барысын да бәйгенең йомкалау тантанасына «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексына чакырдылар.

Сәхнәгә бүләкләнергә чыгучылар арасында Нөнәгәр мәктәбе укучылары да бар иде. «Яшь драматург» номинациясендә Гыйльманова Зөлфинә 2 нче урын, «Яшь прозаик» номинациясендә Мәҗитова Гүзәл 3 нче урын яулап, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарына һәм бүләкләренә ия булдылар. Укытучылары-Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бәйгегә  районыбызның төрле мәктәпләреннән 75 эш (проза, поэзия, драматургия жанрларында) тәкъдим ителгән булуына карамастан, ике ел рәттән инде Нөнәгәр,  Яңгул мәктәпләре укучылары уңышка ирешәләр.



К списку новостей