МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Тукай укулары
Опубликовано: 14.04.2016Тукай укулары
Ел саен районыбызда апрель-туган тел айлыгы зурлап үткәрелә. Бу уку елында исә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, әлеге чаралар тагын да киңрәк масштаб алды. Тукайның туган көненә багышланган чаралар үткәрү турнда Президентыбызның Указы чыкканнан соң, район башкарма комитетының карары нигезендә районда чаралар планы төзелде. Әлеге планга мәгариф оешмаларында апрель аен туган тел айлыгы итеп игълан итү, күргәзмәләр оештыру, бәйрәм иртәләре, бәйгеләр, тәрбия сәгатьләре, Тукай дәресләре үткәрү, мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү кебек чаралар кертелде.
13 нче апрель көнне шундый чараларның берсе-Тукай укулары Салавыч лицеенда үтте. Тукай укуларына әзерлек чаралары мәгариф оешмаларында февраль аенда ук башланды. Тукай укулары кысаларында кечкенә һәм урта сыйныфлар өчен үткәрелгән рәсем, әсәрләрне сәхнәләштерү бәйгеләренең җиңүчеләре алдан билгеле иде инде. Ә менә югары сыйныфлар өчен оештырылган фәнни-гамәли өлешендә җиңүчеләр шул көнне генә, секцияләр эшчәнлегеннән соң ачыкланды.
Укуларны ачу тантанасында башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты. “Казан утлары” редакциясеннән журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ибраһимов Илфак Мирза улы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, татарча дәреслекләр авторы, яшь галим Ханнанов Рамил Гомәр улы, “Казан утлары” журналында басылган “Бибимәмдүдә” бәянының авторы, язучы Әмирханов Марат, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, журналист, шагыйрь Фәнил Фаил улы Гыйләҗевның чыгышларын укуларда катнашучылар бик җылы кабул итте.
Менә алар район күләмендә уздырылган Тукай укуларының җиңүчеләре
“Г. Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә” бәйгесе
I урын - Балтач гимназиясе” укучысы Эшмуратова Ләйлә (җитәкчесе Идрисова Н. М.);
II урын - «Салавыч күппрофильле лицее» укучысы Хөснетдинова Алинә (җитәкчесе Латыйпова Г. Г.);
«Яңгул урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Сабиров Рамил (җитәкчесе Гарипова Х. Н.);
«Смәел урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Зиннәтуллин Аяз (җитәкчесе Нәбиева Г. Х.);
«Норма урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Әхкямов Фидәил (җитәкчесе Нәсыйхова Г. Р.);
III урын - «Б. Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясе» укучысы Әхмәтҗанов Марсель (җитәкчесе Гыйззәтуллина Т. М.);
«Чепья урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Рәхимова Айгөл (җитәкчесе Сөләйманова И. Г.);
«Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Уськеев Вячеслав (җитәкчесе Зәйнуллина Г. М.)
Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе
I урын -“Түнтәр урта гомуми белем мәктәбе” филиалы “Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе”нең 1-4 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Бәдретдинова И. И., Гиниятулллина Ф. Ф., Рахматуллина Г. Ф., Гарифуллин Р. Х);
II урын - «Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе»нең 3-4 нче сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гайфетдинова Р. М., Шигапова Г. М., ЗиганшинаГ. Ф., Андреева А. Ю.)
“Салавыч күппрофильле лицее”нең 1-4 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Хәкимова Г. Г., Сәмигуллина Л. З., Габделхакова Х. М., Сафина Г. С.);
III урын - «Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе»нең 4 нче сыйныфы укучысы Нәҗипова Чулпан ( җитәкчесе Нәҗипова Г. З.);
«Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе»нең 1, 3 нче сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гилмуллина Р. Ш.);
«Иң иҗади сәхнә әсәре» номинациясендә җиңүчеләр
- «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»нең 3 нче сыйныфы укучылары ( җитәкчеләре Ситдикова Э. В,, Хафизова Л. Г.);
- «Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» ның 2-4 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Нигаматуллина Р. В.);
«Иң заманча куелган сәхнә әсәре» номинациясендә җиңүче
«Яңгул урта гомуми белем мәктәбе»нең 3 нче сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Хәйруллина Ф. З.)
Тукай укулары
I урын- “Куныр урта гомуми белем мәктәбе”нең 10 нчы сыйныфы укучысы Низамиева Илүзә Фәнис кызы (җитәкчесе Саттарова Ә.Р.);
- “Салавыч күппрофильле лицее”нең 7 нче сыйныфы укучысы Миннемуллина Фирүзә Фәнил кызы (җитәкчеләре Зәкиева А. Ю, Сафина Г. С., Габделхакова Х. М., Фәрзиева А. Г.).
II урын-«Арбор төп гомуми белем мәктәбе» нең 8 нче сыйныфы укучылары Гарипова Гөлсия Фәрит кызы, Йосыпова Алсу Илнар кызы (җитәкчеләре Габделхакова Р. Г.);
- «Яңгул урта гомуми белем мәктәбе» нең 10 нчы сыйныфы укучысы Мөбәрәкова Ләйлә Ильяс кызы (җитәкчесе Гарипова Х. Н.);
- «Чепья урта гомуми белем мәктәбе»нең 10 нчы сыйныфы укучысы Авхадшина Гөлия Хәлим кызы (җитәкчесе Бәхтиярова Р. З.);
- «Субаш төп гомуми белем мәктәбе»нең 8 нче сыйныфы укучысы Абдрахманов Айрат Ранил улы (җитәкчесе Габитова С. И.)
III урын- «Балтач урта гомуми белем мәктәбе»нең 11 нче сыйныфы укучысы Нурмөхәммәтова Гөлүсә Фәрит кызы (җитәкчесе Нигъмәтуллина Т. Х.);
-«Шубан төп гомуми белем мәктәбе»нең 8 нче сыйныфы укучысы Хәсәнова Энҗе Рафил кызы (җитәкчесе Сәләхетдинеов И. И.);
- «Түнтәр урта гомуми белем мәктәбе»нең 8 нче сыйныфы укучысы Хәйруллина Илүзә Илфат кызы (җитәкчесе Нәкыйпова Л. М.);
-«Карадуган гимназиясе» укучысы Гыйлмуллина Нәфисә Рәдис кызы (җитәкчеләре Гыйззәтуллина Т. М., Хаҗиева Ф. Ф.)
К списку новостей







