МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Безнең укытучыларыбыз Казанда «Ел укытучысы-2016» конкурсы кысаларында тәрбия эшләрен оештыручыларның финал ярышларында катнаштылар
Опубликовано: 04.04.2016Безнең укытучыларыбыз Казанда «Ел укытучысы-2016» конкурсы кысаларында тәрбия эшләрен оештыручыларның финал ярышларында катнаштылар.
Узган атнада Казанда «Ел укытучысы-2016» конкурсы кысаларында тәрбия эшләрен оештыручыларның финал ярышлары булып утте. Бу ярышларда безнең районнан үз эшләрен намус белән башкаручы, районда һәм Питрәчтә узган зона ярышларында җиңүчеләр катнашты.
28-29 мартта Гимназиядән Жәләлова Әнисә Рәсим кызы «Ел психологы» конкурсында, 30-31 нче марта Субаш төп мәктәбеннән тәрбия эшләре үзәгенең туризм түгәрәге җитәкчесе Хөснетдинов Азат Альберт улы «өстәмә белем бирү педагоглары» конкурсында, 1-2нче апрельдэ Чепья урта мәктәбеннән сыйныф җитәкчесе Хрисанова Миляүшә Шамил кызы «Сыйныф җитәкчеләре» конкурсында катнашып, үзләренең эшчәнлекләре буенча презентация, мастер-класс, проект эшләре күрсәтеп, район данын якладылар, дипломнар белән бүләкләнделәр..Кайбер районнан бер генә кеше дә катнашмавын искә алсак, бу безнең өчен зур жиңү. Тәрбия өлкәсендә республика күләмендә күрсәтә алырлык педагогларыбыз булу белән горурланабыз. Эшләрендә зур унышлар, гаиләләрендә тыныч тормыш, киләчәктә тагын жиңүләр телибез аларга.
Мәгариф идарәсе методисты Гаязова Резидә Сәләхи кызы
К списку новостей







