МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Кояшлы җиһан.
Опубликовано: 01.04.2016Кояшлы җиһан.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан гимназиядә шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова белән “Кояшлы җиһан” дип аталган очрашу кичәсе булды. Ул-“Илаһият: шигырьләр” һәм «Бәхетең үз кулыңда: җырлар» китаплары өчен, 2016 нчы елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә кандидат. Очрашуда укучылар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын тыңладылар. Иң ошаганы, мөгаен, Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен үзе укуы, җырлавы булгандыр. Әни, туган як турындагыларын сөйләгәндә, бик күпләрнең күзләрендә яшь иде. Бу мизгелләр кичәдә катнашканнарның күңелләрендә матур хатирәләр булып озак сакланыр әле. Безнең чакыруны кабул итеп килгәне өчен, шагыйрәгә бик зур рәхмәт. Киләчәктә сәламәт булып, матур-матур шигырьләре белән тагын да рухландырып, шатландырып торуын телибез.
К списку новостей







