МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
16-22 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры үткәрелде.
Опубликовано: 24.02.201616-22 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры үткәрелде. Татар теленнән Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Кәримова Диана (укытучысы Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы) беренче урынны яулады. Шул ук мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Котдусова Ләйсән (укытучысы Нигъмәтуллина Т. Х.), 10 нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Энҗе (укытучысы Хәйруллина Г. И.), гимназиядән Мәхмүтова Диана (укытучысы Әхмәтова Р. Ш.) һәм Чепья мәктәбеннән Гарипова Резеда (укытучысы Сөләйманова И. Г.) призерлар булдылар.
Татар әдәбиятыннан Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныфы укучысы Кәримова Камилә (укытучысы Әхмәтова Р. Ш.) призлы урын алды. Рус төркемнәрендә укучылар өчен оештырылган татар теле олимпиадасында да гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Борисова Алена (укытучысы Габделганиева Ч. М.) призер дипломына ия булды.
Кызларны һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән остазларын зур җиңүләре белән котлыйбыз, укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез!
К списку новостей







