муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся, 6 воспитанников/38 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя /12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Иске Яңа ел! 13.01.2014

Могҗизалар Яңа ел төнендә генә түгел, ә Иске Яңа елда да була икән! Көтелмәгәндә әллә каян Убырлылар, Пәриләләр мәктәбебезгә кереп тулды.... Балаларга төрле җазалар бирмичә, алар китәргә теләмәделәр. Укучылар сихер һәм тылсымны җиңделәр!
-
ГИА
11.01.2014
9 нчы сыйныфлар 9нчы һәм 11нче гыйнварда үзләренең йомгаклау аттестациясенә әзерлекләрен тикшереп карадылар. Вакыт күп калмады, үз белемнәреңне барлау өчен бу менә дигән мөмкинлек иде!
-
Иртәгә мәктәпкә! 08.01.2014

Менә бәйрәмнәргә бай булган кышкы каникуллар үтеп тә киттеләр. Иртәгә мәктәпкә! Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар! Барыгызны да 3 нче чирек башлану белән котлыйбыз! 3нче чирек барыгызга да бары тик уңышлар гына китерсен!
-
Яңа ел! 27.12.2013

Сәгать 9.00 да 1-6 сыйныфларның Чыршы бәйрәмнәре булып узды. Маскарадка балалар төрле маскалар киеп килгәннәр иде. Әлбәттә, нинди Яңа ел кыш бабайсыз!? Ә Кыш бабай булган җирдә төрле тылсымнар һәм маҗаралар була. Бәйрәм бик кызык һәм күңелле узды!
-
Каникуллар! 25.12.2013

26 нчы декабрьдән 9 нчы гыйнварга хәтле Яңа ел каникуллары була. Балалар, ялларыгыз файдалы үтсен, исән-имин генә, күп итеп көч туплап 3нче чиреккә килергә язсын. Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз!
-
Олимпиада нәтиҗәләре
23.12.2013
Быелгы олимпиада нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә булды: Гарипов Рамил химия һәм математикадан призёр, Асхадуллина Әлфинә татар әдәбиятыннан призёр, Гарипова Резеда татар теленнән 3нче урын. Афәрин, укучылар! Уңышларыгыз моның белән генә тәмамланмасын!
-
Шаярма! 20.12.2013

Бүген мәктәпкә Балтач районы бәлигъ булмаган балалар буенча полиция хзмәткәре Шакирова Ләйсән Марат кызы килде. Яңа л алдыннан төрле шартлаткычларның сатуда булуы сер түгел. Ләкин аларны шартлату закон буенча тыела. Ләйсән Маратовна әлеге законны бозсаң, штрафның күләме белән таныштырды. Шулай ук бәлигъ булмаганнарга тәмәке тарту, сугышу, скутер һәм машина йөртү тыела. Әлеге законнарны бозу 300 сумнан 5 000 гә хәтле штраф карала. Балалар! Артык сәламәтлегегез һәм акчагыз булмаса, шаярмагыз! Ата-аналар да балаларыгызга игътибарлырак булыгыз! Шартлаткычлар алмагыз!
-
Кино 20.12.2013

Бүген мәктәпкә кино килде! Кино яшүсмерләрне тормышта үз урыннарын табарга, чын кеше, шәхес булыр өчен тырышырга өйрәтә.
-
Урок чистоты 20.12.2013

Сегодня в 9ом классе прошел Урок чистоты под названием "Экологический форум".
-
Тестирование 16.12.2013

5-9 сыйныфларда һәм 4 сыйныфта мониторинг дәвам итә. Балалар тырышып тест биремнәрен үтиләр. Үзләренең белемнәренә анализ ясыйлар.









