муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся, 6 воспитанников/38 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя /12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
С днём Республики! 30.08.2014

Бәйрәм белән! Һәр кешегә ныклы сәламәтлек, шатлык - куанычлар, уңышлар, елларның имин, илләрнең тыныч булуын һәм хәерле озын гомер насыйп булсын.
-
Митинг 08.05.2014

Бүген Пыжмара авылы җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларын, шул елларда вафат булганнарны искә алу, исәннәргә рәхмәт әйтү митингы үткәрелде. Митинг тантаналы рәвештә чәчәкләр кую белән башланды. Районнан килгән кунакларга, авыл җирлеге башлыгы, колхоз җитәкчесе, мәктәп директорына сүз бирелде. Митинг мәктәп балалары һәм авыл үзэшчәннәре катнашындагы концерт-композиция белән дәвам иттерелде. Бөек Ватан сугышы еллары беркайчан да онытылмас, онытылырга тиеш түгел! Үзебезнең барлыгыбыз белән без сугыш ветераннарына, тыл ветераннарына тиешбез. Күкләребез һәрвакыт аяз, җирләребез тыныч булсын. Рәхмәт Сезгә, ВЕТЕРАННАР!
-
Очрашу 05.05.2014

Куныр мәдәният йортына Әфганистанда хезмәт иткән сугышчылар килде. Алар бөтен республика буенча әзер концерт номерлары белән йөриләр. Максатлары - Әфган, Чечня һәм башка кайнар нокталарда вафат булган сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерү. Концертка 7-9 нчы сыйныф укучылары барды, балаларга бик ошады. Мондый ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләүче чаралар күбрәк булсын иде.
-
Безопасное колесо 30.04.2014

Бүген район күләмендә юл йөрү кагыйдәләре буенча "Безопасное колесо" ярышлары булып узды. Анда 21 команда катнашты. Безнең балалар ярышта 10 нчы урын алып кайттылар. Ярыш балаларга бик ошады.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы 28.04.2014

Узган атна республикада "Мәрхәмәтлелек атнасы" булып узды. 8 нче сыйныф укучылары мәрхәмәтлелек турында сөйләшер өчен, йөрәк җылысын бүләк итәргә балалар бакчасына күчтәнәчләр белән кунакка бардылар. Балалар белән яхшылык, мәрхәмәтлелек турында сөйләштеләр, ә нәни дуслар укучылар белән төрле уеннар уйнады һәм ахырда олы апаларына рәсемнәрен бүләк иттеләр. Йөрәк җылыбызны кызганмыйк, мәрхәмәтле булыйк!
-
Агач утырту 26.04.2014

Бүген Татарстанда агач утырту көне. Безнең мәктәп тә әлеге акциядән читтә калмады. Балалар тырышлыгы белән 130 дан артык агач утыртылды.
-
Сугыш чоры баласы белән очрашу 25.04.2014

Бүген мәктәптә тыл ветераны Авхадшин Варыйс абый белән очрашу узды. Варыйс абыйга сугыш башланганда 11 яшь булган. Ул сугыш еллары китергән авырлыклар, газаплар турында сөйләде. Шул ук вакытта якты киләчәккә өметләрен өзмәгән, укуларын ташламаган яшүсмер балаларны укучыларга үрнәк итеп куйды. Варыйс абый белән әңгәмә бик кызыклы үтте. Рәхмәт, Варыйс абый! Сиңа озын гомер, сәламәтлек теләп калабыз, укучыларны озын-озак еллар истәлекләрең белән куандырырга язсын!
-
Ата-аналар җыелышы. 25.04.2014

Мәктәптә ГАИ ГИБДД начальнигы Шафигуллин Фәргать Тәлгать улы катнашында ата-аналар җыелышы булып узды. Ул әти-әниләрне яшүсмерләр һәм балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу, аварияләр очраклары белән таныштырды. Таныклыгы булмаган яшүсмерне скутер, мотоцикл белән чыгарып җибәрү ата-ана өчен күләмле штраф белән тәмамланачагы искәртелде.
-
Чисталык саклау 24.04.2014

Кар эри башлагач ук укытучылар һәм балалар әйләнә-тирәдә чыккан чүпләрне җыештыра башлады. Җирләр кардан арынып беткәч, тагы да тырышыбрак эшкә тотындылар: мәктәп яны, зират яны, мәктәп каршындагы территорияләрдән бихисап күп чүп җыелды. Табигатебезне саклыйк, аны пычратмыйк!
-
Җирле үзидарә көне 22.04.2014

21 нче апрель - Җирле үзидарә көне. 1-9 нчы сыйныфлар өчен "Җирле үзидарә нәрсә белән шөгыльләнә" темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Чарага Пыжмара авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Фазылова Гөлсинә Галимулла кызы чакырылган иде.









