Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422248 , Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Нуринер, улица Школьная, дом 88 |
| Телефон: | +7(843)-683-85-31 |
| E-Mail: | Snrn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нуринерская СОШ" |
| Руководитель: | Сулейманов Айрат Габделмаратович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 обучающихся и 15 воспитанников/76 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учитель , 2 воспитателя/19 укытучы ,2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"Үлемсез полк" 08.05.2019

Әнә алар, бабалары, туганнары фотосурәтләрен тотып мәйдан буйлап горур атлаучылар... 9 Май – Җиңү көнендә “Үлемсез полк“ хәрби-патриотик акциясенә кушылган балалар беравыздан “Сугышта катнашучыларга дан һәм хөрмәт. Без сезнең батырлыкны онытмыйбыз. Тыныч көннәр, аяз күк йөзе өчен рәхмәт сезгә“ дип кабатлыйлар.
-
Котлыйбыз! 07.05.2019

Хөрмәтле хезмәттәшебез Раузит Равилевич! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез.
Яз бар, көз бар, җәй бар, кыш бар
Һәркайсы алтын фасыл.
Кеше өчен кадерлесе
Әлбәттә ярты гасыр!
Яз да түгел, көз дә түгел,
Җәй дә түгел кыш түгел
Илле яшкә җитү — һич тә
Кайгырырлык эш түгел!
Илле яшь — зур тау кыясы,
Аңа күпләр үрелә.
Кыядан күк якыная,
Йолдыз якты күренә,
Кырыслыгы ерагайган
Җир мөлаем күренә. -
Җиңү көне белән! 07.05.2019

Язлар саен көтеп алабыз
Без куанып Җиңү бәйрәмен.
Сугыш юлын кичкән батырларга
Бирер өчен чәчәк бәйләмен.
Җиңү көне иң зур бәйрәм —
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф күзләрен
Кырда түгел, карда түгел,
Бишегендә йомган көн.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
-
Бәйрәм белән! 01.05.2019

Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры 1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
"Мин татарча сөйләшәм" 29.04.2019

Туган тел декадасын йомгаклап "Мин татарча сөйләшәм" квест - уены үткәрелде
-
Халыкара Җир көне 26.04.2019

22 апрель – Халыкара Җир көне – чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Әлеге көн куркыныч экологик катастрофалар турында искә алу, һәр кешенең күңелендәге битарафлылык белән көрәшү көне, һәр кешенең экологик проблемаларны чишүдә үз өлешен кертә алу мөмкинлеге барлыгы турында уйланырга мөмкин көн ул!
-
Котлыйбыз! 25.04.2019

"Илһам" Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре һәм лауреатларын чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
Авыл китапханәсендә очрашу 23.04.2019

"Туган тел" декадасы кысаларында 5-6 нчы сыйныф укучылары авыл китапханәсендә экскурсиядә булды. Алар якташ язучылар иҗаты белән танышты.
-
"Салкын чишмә" янында өмә 23.04.2019

7нче сыйныф укучылары авылыбызның "Салкын чишмә" буен тәртипләделәр: чүпләрне җыйдылар, себерделәр
-
"Туган тел" декадасы башланды 22.04.2019

Сөенеп җырлыйк, "Туган тел"җырын
Онытканнарның бәгърен телеп,
Мин бит татар баласы, диеп,
Кешеләр һәрчак торсыннар белеп









