Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422248 , Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Нуринер, улица Школьная, дом 88 |
| Телефон: | +7(843)-683-85-31 |
| E-Mail: | Snrn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нуринерская СОШ" |
| Руководитель: | Сулейманов Айрат Габделмаратович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 обучающихся и 15 воспитанников/76 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учитель , 2 воспитателя/19 укытучы ,2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Җәйге ял файдалы узсын 24.07.2019

-
9нчы сыйныфларда чыгарылыш кичәсе 28.06.2019

Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңел хисен җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.
-
Еллар узгач, сагындырыр инде,балачакның соңгы бәйрәме 26.06.2019

Кадерле балалар!
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, сөенеч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле юл сезгә укучылар-
Калабыз без шушы теләктә.
-
Соңгы кыңгырау - 2019 25.05.2019

-
Безнең алда олы сынау тора,
Без торабыз юллар чатында,
Безнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
-
Алда юллар-кайсын сайларга
Юллар чакыра әллә кайларга,-
Океаннар айкарга, очарга айларга,
Тормыш дәрьясында кайнарга.
-
-
Музейга экскурсия 24.05.2019

-
"Таланталар парады" 18.05.2019

18нче май көнне Нөнәгәр мәдәния йортында "Талатлар парады" иҗат отчеты булып узды.
-
"Үлемсез полк" 08.05.2019

Әнә алар, бабалары, туганнары фотосурәтләрен тотып мәйдан буйлап горур атлаучылар... 9 Май – Җиңү көнендә “Үлемсез полк“ хәрби-патриотик акциясенә кушылган балалар беравыздан “Сугышта катнашучыларга дан һәм хөрмәт. Без сезнең батырлыкны онытмыйбыз. Тыныч көннәр, аяз күк йөзе өчен рәхмәт сезгә“ дип кабатлыйлар.
-
Котлыйбыз! 07.05.2019

Хөрмәтле хезмәттәшебез Раузит Равилевич! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез.
Яз бар, көз бар, җәй бар, кыш бар
Һәркайсы алтын фасыл.
Кеше өчен кадерлесе
Әлбәттә ярты гасыр!
Яз да түгел, көз дә түгел,
Җәй дә түгел кыш түгел
Илле яшкә җитү — һич тә
Кайгырырлык эш түгел!
Илле яшь — зур тау кыясы,
Аңа күпләр үрелә.
Кыядан күк якыная,
Йолдыз якты күренә,
Кырыслыгы ерагайган
Җир мөлаем күренә. -
Җиңү көне белән! 07.05.2019

Язлар саен көтеп алабыз
Без куанып Җиңү бәйрәмен.
Сугыш юлын кичкән батырларга
Бирер өчен чәчәк бәйләмен.
Җиңү көне иң зур бәйрәм —
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф күзләрен
Кырда түгел, карда түгел,
Бишегендә йомган көн.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
-
Бәйрәм белән! 01.05.2019

Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры 1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.









