Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422266,РТ,Балтасинский район,с.Нижняя Кня, ул. Школьная,дом 5а |
| Телефон: | +7(843)-682-85-56 |
| E-Mail: | Kninskaya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова"Балтасинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Низамиев Рамиль Вакилович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 42 учеников и 8 воспитанников/Бездә 42 укучы, 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Шәфкать туташлары белән очрашу 26.10.2016

Үсмерләрнең киләчәк язмышын - укуын, хезмәтен, булачак һөнәрен билгеләгәндә, мәктәпнең һәм җәмәгатьчелекнең ярдәме зур. Бүгенге үсмерләрнең белмәгән нәрсәләре юк, ләкин алар үз тормышларын оештыруда, киләчәккә омтылуда көчсезләр. Укучы яшьләрнең аеруча авырсынган яклары - һөнәр сайлау, тормышта үз урыннарын билгеләү. Шуңа күрә, мәктәбебез бу мәсьәләгә зур игътибар бирә.
Төрле һөнәр ияләре белән очрашып, һәр профессиянең үзенчәлеге хакында даими әңгәмәләр алып барыла. Бүген мәктәбебездә гомерләрен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган, Гиппократ антына тугрылыклы кешеләр - шәфкать туташлары белән очрашу булды. Балаларга Мотыйгуллина Рания, Абдрахманова Рушания, Закирҗанова Зөһрә үз һөнәрләренең нечкәлекләрен, кирәклеген аңлаттылар. Бу һөнәрне сайлау өчен нинди фәннәрне үзләштерү зарурлыгын төшендерделәр.
-
Сегодня прошел Всероссийский урок безопасности в сети Интернет. 25.10.2016

-
Бүген IX сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды. 25.10.2016

Бүген IX сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр бу уку елында имтиханнар бирү яңалыклары белән таныштырылды.
-
Алмаз Хәмзин һәм Алмаз Гыймадиев бездә кунакта! 21.10.2016

“Сабантуй ” журналы –балаларның һәм яшүсмерләрнең дусты. Һәрбер басма, вакытлар үткән саен замана белән бергә атларга тырыша. “ Сабантуй” журналының эчтәлеге бик бай: шигырьләр, хикәяләр, кроссвордлар, табышмаклар һ.б. Чөнки аның автор-язучылары - балалар үзләре.
Буген безгә кунакка Алмаз Хәмзин һәм Алмаз Гыймадиевлар килде. Очрашу барышында журнал белән таныштырдылар, уеннар оештырып, һәрбер балага бүләк тапшырдылар. Ә без үзебез язган шигырьләрне, хикәяләрне биреп җибәрдек һәм журналга язылырга дип сүз бирдек.
-
Беренче сыйныфларны "Җәяүлеләр отряды" на кабул иттек. 19.10.2016

-
Тәнәфесләрдә балалар шахмат уйнарга яраталар. 17.10.2016

-
Пенсия фонды яңалыклары 14.10.2016

Бүген мәктәптә Пенсия фонды идарәсеннән килгән белгечләр: Егорова Зөлфия Радиковна һәм Әминова Рәмзия Раниловна укучылар алдында Пенсия фонды яңалыклары турында чыгыш ясадылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
"Һөнәрләр кичәсе" 07.10.2016

Һөнәр сайлау - бик әһәмиятле һәм җаваплы бурыч. Әмма һөнәр сайлаганда үзенчәлекле бер киртә кала бирә: ул - профессияләрнең бик тә күп булуы. Кешенең хәбәрдар, мәгълүматлы булуы гына бу кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Бүген "Һөнәрләр кичәсе"нең кунаклары - ветеринария өлкәсендә эшләүче врачлар: Низамиева Гөлсинә Вакиловна һәм Галимов Шәүкәт Тәлгатович. Алар үзләренең мәктәптә "4"ле һәм "5"легә генә укулары, уку йортларында студент булулары, үзләренең һөнәрләренең үзенчәлекләре турында бик күп мәгълүмат, белешмә бирделәр һәм соңыннан безгә тәҗрибә күрсәттеләр. Очрашу бик файдалы булды, балаларга бик ошады. -
"Урок безопасности" 06.10.2016

В школу пригласили электриков из Балтасинского РУЭС.Они провели инструкции по пожарной безопасности в 1-9 классах.
-
"Укытучылар көне белән!" 05.10.2016






