Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422266,РТ,Балтасинский район,с.Нижняя Кня, ул. Школьная,дом 5а |
| Телефон: | +7(843)-682-85-56 |
| E-Mail: | Kninskaya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова"Балтасинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Низамиев Рамиль Вакилович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 42 учеников и 8 воспитанников/Бездә 42 укучы, 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Токарь һөнәре 25.11.2016

Үз эшенең остасы, Балтач, Арча якларына данлыклы булган токарь Гомәр абый бездә кунакта булды. Токарь һөнәренә төшенергә өндәде, җәмгыятькә бик кирәкле профессияләрнең берсе дип азсызыклады. Аның өчен математика, черчение фәннәрен әйбәт белергә кирәк дип, киңәш бирде. Укучыларга токарный станокта мастер-класс күрсәтеп, балаларны шаккатырды. Кулларына күз иярми, үзе җитез, төгәл, пөхтәлеге белән үзенә җәлеп итте. Без аны тагын үзебезгә осталыгы белән уртаклашырга чакырып калдык.
-
Прошел методический семинар по теме "Заполнение технологических карт" 24.11.2016

-
Пешекче бит барлык һөнәр ияләренә дә кирәкле кеше. 24.11.2016

Телеңне йотарлык, берсеннән-берсе татлы ризыклар һәм тәм-томнар әзерләүче, мәктәп ашханәсендә 17 ел хезмәт куючы пешекче Галимова Әлфия Нәкыйп кызын “Һөнәрләр кичәсе” очрашуына чакырдык.
“ Һөнәр сайлау – җаваплы эш. Мин пешекче һөнәрен сайларга теләдем. Яхшы пешекче булачакмын!» - дигән уйны күңелемә кечкенәдән салып куйган идем. Пешекче бит бөтен һөнәр ияләренә дә кирәкле кеше.
Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану… - болар синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш. Әлбәттә, хезмәт сөючәнлегең, тырышлык, чисталык, намуслылыгың булмаса, алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың” - дип сөйләде Әлфия апа.
-
"МИФ - 2016" атналыгы дәвам итә! 24.11.2016

Бүген V-VII сыйныф укчылыры арасында кызыклы математик КВН узды.
-
"Балалар хокукын яклау" 23.11.2016

Хокук айлыгы кысаларында.
Янгул урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ләйлә Мубаракова, Балтач районында "Балалар хокукын яклау" буенча вәкил буларак, мәктәбебез укучылары алдында чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укучылары, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Юл йөрү кагыйдәләре" буенча квест-уен уздырды. Эшлекле, файдалы һәм бик күңелле булды бу чаралар. -
"Юл йөрү кагыйдәләре" буенча квест-уен 23.11.2016

-
"Саннар патшалыгында" 23.11.2016

"МИФ - 2016" атналыгы кысаларында башлангыч укучылары арасында "Саннар патшалыгында" ярышы узды.
-
"Йөзгә бер" уены 22.11.2016

"МИФ - 2016" атналыгы башланды. VIII - IX сыйныф укучылары белән "Йөзгә бер" уены уздырылды.
-
"Буыннар алмашуы" 21.11.2016

Мәктәптә "Буыннар алмашуы" исемле фотоконкурс бара. Укучыларны һәм әт-әниләрне бу бәйгедә актив катнашуларын көтеп калабыз.
-
Волейболда - I урын! Афәрин! 21.11.2016

Волейболда - I урын! Афәрин!
Волейбол буенча район ярышларында, җитәкчеләре физкультура укытучысы Ибрагимов Фәнил Фаилович булган кызлар командасын җиңү яулап кайтулары белән котлыйбыз!





