Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
E-Mail: | karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 174 обучающихся /174 укучы |
У нас учат: | 31 педагогов /31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Районный семинар молодых учителей 10.12.2013
10 декабрь көнне мәктәбебездә "Педагогические находки в практической деятельности учителя" темасына яшь укытучыларның район семинары булды. Семинарда I категорияле тарих укытучысы Хашимова Гөлүәз Рафаил кызы "Урта Идел буе (Казан крае) XVI гасырның беренче яртысы - XVII гасырда" темасына 10 класслар белән тарих дәресе, II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хазиева Фәридә Фәритовна 8 сыйныфлар белән "Муса Җәлилнең тормыш юлы. "Тик булса иде ирек" темасына татар әдәбияты дәресе, Аюпова Гөлназ Әюп кызы 5нче сыйныф укучылары белән "Играем и изучаем английский язык" темасына инглиз теленнән ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр яхшы дәрәҗәдә булды. Укытучыларыбызга киләчәк эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
Районный семинар молодых учителей . 10.12.2013
Семинарда яшь укытучылар өчен I категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ахметова Гульсина Рустамовна "Воспитание нравственности на уроках литературы" темасына мастер-класс күрсәтте.
-
Акция "Наши права и обязанности" 10.12.2013
10 декабрь - кеше хокуклары көне. Волонтерлар Кенә гомуми урта белем мәктәбенә акция белән бардылар. Укучыларның хокуклары һәм бурычлары темасына чыгыш ясадылар, ахырдан укучыларга буклетлар тараттылар.
-
9 декабря день героев Отечества 09.12.2013
9 декабрь көнне Ватан геройлары көне уңаеннан барлык классларда да класс сәгатьләре узды.
-
Әдәби моназара 07.12.2013
6 декабрьдә мәктәптә "Милли төбәк компонентын дәресләрдә куллану" темасына татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучылары өчен район семинары үтте. Семинарда "Татар теленең киләчәге бармы?!" темасына I категорияле тарих укытучысы Хашимова Гөлүзә әдәби моназара үткәрде. Бу чарага ветеран татар теле укытучылары, "Ясмин" ансамбле чакырылды.
-
Татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучылары өчен район семинары 06.12.2013
6 декабрьдә мәктәптә "Милли төбәк компонентын дәресләрдә куллану" темасына татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучылары өчен район семинары үтте. Семинарда 5нче сыйныфта Гарифуллина Эльмира Масхүт кызы "Кушма сүзләр" темасына татар теле дәресе,10нчы сыйныфта Хашимова Гөлүзә Рафаил кызы "Урта Идел XV гасырныңикенче яртысы - XVI гасырның беренче яртысында" темасына тарих дәресе, Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы 8нче сыйныф белән Г. Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәре буенча йомгаклау дәресе күрсәтте. Семинар бик югары дәрәҗәдәге әзерлек белән үтте.
-
“Бердәмлек” балалар оешмасы эшчәнлеге. 05.12.2013
5 нче декабрь көнне 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү тантанасы булды. Тантананың беренче өлешендә “Бердәмлек” балалар оешмасындагы һәр отряд рапорт тапшырды. Бәйрәм тантанасы “Эзтабарлар иле”нә сәяхәт белән дәвам итте. Тантана яхшы әзерлек белән узды.
-
Недельный школьный семинар по использованию Сингапурской методики обучения. 04.12.2013
На этой неделе у нас в школе проходят недельные школьные семинары по внедрению Сингапурской методики обучения.В рамках этих семинаров учителя дают открытые уроки с использованием Сингапурской методики. Сегодня учитель русского языка и литературы Гирфанов Ринат Рафаилович провёл в 10-м классе обобщающий урок по русскому языку на тему "Лексика и фразеология" . Учитель использовал такие методы, как СТЁ ЗЕ КЛАСС (STIR THE CLASS) и МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР
( FRAYER MODEL) . -
“Яшь хәбәрче” түгәрәге эшчәнлеге 02.12.2013
“Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбызның “Җаннан тамды тамчы-тамчы” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Монда әле яңа гына каләм тибрәтә башлаучы укучыларның да, шулай ук шигырь язуга зур осталыклары да булган укучыларның да шигырьләре, әкиятләре урын алды. “Шигырь язу – күңелле иҗат!” – ди укучылар. Аларга алга таба да иҗат уңышлары телибез, илһам чишмәләре беркайчан да саекмасын
-
Агитбригада конкурслары дәвам итә 30.11.2013
29 ноябрь көнне хокук айлыгы кысаларында 9-11нче сыйныф укучылары арасында “Наркотик.Спид.Хокук.” темасын чагылдырган агитбригада конкурслары үтте