Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
E-Mail: | karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 174 обучающихся /174 укучы |
У нас учат: | 31 педагогов /31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Сызрань шәһәрендәге “Профессор Н.Е. Жуковский һәм Ю.А.Гагарин” исемендәге “Һәрби-һава академиясе” филиалы хезмәткәре Нияз Ирекович белән очрашу 13.01.2014
13 январь көнне Сызрань шәһәрендәге “Профессор Н.Е. Жуковский һәм Ю.А.Гагарин” исемендәге “Һәрби-һава академиясе” филиалы хезмәткәре Нияз Ирекович белән очрашу булды. Нияз Ирекович профессия буенча чыгыш ясады һәм укучыларны укырга чакырды.
-
Безнең уңышлар. 10.01.2014
2013-2014 нче уку елында олимпиадалар буенча барлыгы 11 җиңү һәм призлы урыннар яуланды. Математикадан ике җиңүче - Галимов Г. 10 кл., Зиятдинов Г. 4 кл., технологиядән ике җиңүче - Галимов Г. 10 кл., Хасанов Ф. 9 кл., рус теленнән ике җиңүче - Акбирова Н. 11 кл., Гафурова М. 8 кл.; призерлар - Галимов Г. 10 кл.- физикадан, Закирова К. 7 кл., Гафурова М. 8 кл.- математикадан, Набиева Ю. 7 кл.- технологиядән, Ибрагимова А. 10 кл.- татар теленнән. Молодцы! Шушы укучыларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәт! Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
III чиреккә аяк бастык 09.01.2014
Көтеп алган яңа ел бәйрәмнәре, озак каникуллар узып та китте. Яңадан җиң сызганып укырга керештек. Укучыларыбызга тырышып укырга гына кала инде!
-
Кызлар командалары арасында "Алтын алка" призына хоккей ярышлары 08.01.2014
Безнең мәктәпнең кызлар хоккей командасы "Алтын алка" призына уйнатылган, 1997-1998нче елгы кызлар арасында хоккей ярышында 1нче урынны алып кайттылар. Молодцы!
-
Соревнования по хоккею "Золотая шайба" 05.01.2014
Мәктәбебездә 4 мәктәптән килгән командалар арасында "Алтын шайба" хоккей ярышы уздырыла. Ярыш кызганнан кыза бара. Командалар бердә бирешәсе килми. Ләкин инде Карадуган мәктәбе командасы финалга чыкты.Молодцы. Иртәгә финал ярышларында уңышлар телибез.
-
Мәктәптә кышкы лагерь эшчәнлеге 04.01.2014
Каникул көннәрендә кышкы лагерь гөрләп эшли. Балалар тырышып белемнәр алалар, ял итәләр. Вакытны файдалы итеп уздыралар. Хөрмәтле укытучыларыбызга тырышып эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез
-
Мәктәптә яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. 28.12.2013
27 декабрь көнне “Бердәмлек” балалар оешмасының үзидарәсе башлангыч класс укучыларын “Чәпәләй белән Тәпәләй” нең яңа ел маҗараларына чакырды. Яңа ел маҗарасы бик күңелле үтте.Биеделәр, җырладылар, кыш бабай белән кар кызыннан бик күп күчтүнәчләр алдылар.
Ә 5-7 класс укучылары яңа елны Голливудның мультик геройлары белән аэропортта каршы алдылар. Авиакомпания “Аэробус” тәкъдим иткән яңа ел бик кызыклы үтте.
8-11 класс укучылары өчен бал-маскарад оештырылды.Яңа ел маскарадына бик күп пародия артистлары, күп кенә җырчылар, биюче йолдызлар килде.Яңа еллар бик кызыклы үтте.
-
Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Шакирова Л.М. һәм УУП Хуснутдинов Р.Н. белән очрашу. 26.12.2013
Бүген балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Шакирова Л.М. һәм УУП Хуснутдинов Р.Н. укучылар белән кышкы каникул алдыннан куркынычсызлык, экстремизм һәм терроризм, "Внимание дети", шартлаткыч петардалар, салютлар буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр.
-
Ура, кышкы каникуллар җитте ! 25.12.2013
Бүген мәктәбебездә кышкы каникуллар башланды. Балалар 26 нчы декабрьдән 8 январьга кадәр ял итәчәкләр. Бу чорда мәктәптә алар өчен төрле түгәрәкләр, кышкы лагерь эшләячәк. Каникуллар күңелле үтсен.
-
Спартакиада ярышлары дәвам итә 23.12.2013
Район күләмендә мәктәпләр арасында барган спартакиада ярышларында
мәктәбебезнең егетләр хоккей командасы 1 нче урынны яулады.
Молодцы! Уңышлар !