Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Табигать һәм математика фәннәре атналыгы дәвам итә 15.12.2015
Табигать һәм математика фәннәре атналыгы кысаларында математика, биология, география фәннәре буенча ачык дәресләр үтте. Беренче категорияле биология укытучысы Фәнис Рашит улы 8 класс укучылары белән кызыклы, эшлекле дәрес күрсәтте. 5 нче класс укучылары белән математика укытучысы Галимова Роза Рафаэл кызы "Турыпочмаклы параллелепипед" темасына дәрес күрсәтте.
-
Табигать һәм математика фәннәре атналыгы башланды 14.12.2015
Табигать һәм математика фәннәре атналыгы башланды. Укучыларны күңелле конкурслар, ачык дәресләр көтә.
-
Бала хокукларын яклау буенча эш. 12.12.2015
12 нче декабрь көнне 1-4 нче һәм 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Балтач районы буенча "Детский уполномоченный по правам ребенка" вәкиле Яңгул урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Мубаракова Ләйлә "Балалар хокукы" һәм "Детская общественная организация уполномоченных по правам ребенка" проекты буенча чыгыш ясады.
-
Эстрада җырчысы Салават Миннеханов белән очрашу 12.12.2015
Мәйдан каналы тапшыруы өчен 8,9 сыйныф укучылары белән эстрада җырчысы Салават Миннеханов очрашуы булды. Салават Миннеханов белән берлектә “Барам, барам” җырын башкардылар
-
7 нче декабрь көнне, Ватан геройлары көне 10.12.2015
7 нче декабрь көнне, Ватан геройлары көне уңаеннан, 1943 елда Псков өлкәсендә Птахино калкулыгын алганда геройларча һәлак булган Калимуллин Шариф Калимулла улының шәхси әйберләрен музейга тапшыру максаты белән Калимуллин Ш.ның туганы Ахметзянова Наилә апа белән зур очрашу үткәрелде. Очрашуга Янил агролицееның “Кар десанты” эзтабарлары, Балтач районы хәрби комиссариаты вәкиле Каримов Ф.Р., Балтач районы прокурор ярдәмчесе Шарифуллин Ф.Г. да катнашты.Очрашу музей директоры Зыятдинова Ф.М. белән берлектә оештырылды
-
“Хокук һәм тарих” айлыгына йомгак 08.12.2015
7 нче декабрь көнне иртәнге линейкада “Хокук һәм тарих” айлыгы чараларында актив катнашкан классларны грамоталар белән бүләкләделәр
-
Хоккей ярышлары башланып китте 06.12.2015
5 нче декабрь көнне Карадуган бозында 2002-2003 нче елгы укучылар арасында CХПК “Игенче” призына хоккей ярышы узды. Карадуган мәктәбе командасы зур аерма белән 1 нче урынны яулады. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Интеллектуаль уен “Что? Где? Когда?” 05.12.2015
4 нче декабрь көнне “Хокук һәм тарих” айлыгы кысаларында 8-11 класс укучылары белән интеллектуаль уен “Что? Где? Когда?” үткәрелде. Уеныбызга Балтач районы полиция хезмәткәрләре кунакка килделәр. Уеныбызда жюри әгъзалары булып командаларны бәяләделәр. Уен ахырында бик матур чыгыш ясадылар.
-
Арча районы профсоюз әгъзалары бездә кунакта 04.12.2015
3 нче декабрь көнне чиктәш район кунакларын, Арча районы профсоюз әгъзаларын каршы алдык. Мәктәбебез белән таныштырып уңышларыбыз турында сөйләдек.
-
11 классларда рус әдәбияты фәненнән йомгаклау иншасы 03.12.2015
2 нче декабрь көнне БДИ га керү шарты буларак 11 классларда рус әдәбияты фәненнән йомгаклау иншасы язалар. Укучыларга уңышлар телибез!