муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Укытучыларыбыз да конкурсларда катнаша. 22.11.2019

Укытучыларыбыз да төрле конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Башлангыч сыйныф укытучысы Ландыш Багауетдинова район күләмендә, әниләр көне уңаеннан узган, "Әниемә бүләккә яулык" исемле конкурста катнашып җиңүче булды. Котлыйбыз.
-
Очрашу. 21.11.2019

Бүген безгә полиция хезмәткәре, ГБУ "БДД" җитәкчесе Хадиева Лилия Мухамедовна килде. Ул укучыларга юлларда сак булырга кирәклеген аңлатты, аңлаттканнарны ныгыту өчен видеофильм күрсәтте.
-
Юл йөрү көндәлеге тапшырылды. 21.11.2019

Бүген 5 сыйныф укучыларына юл йөрү көндәлеге тапшырылды.
-
"Игътибар, юлда балалар" акциясе узды. 20.11.2019

Бүген ЮИД отряды членнары, полиция хезмәткәре Лилия Мухамедовна белән берлектә акция уздырды. Акөия барышында мәктәп урамында шоферларга тизлекне киметү, иминлек каешын тагып йөрү буенча брошюркалар таратылды.
-
Макулатура җыйдык. 19.11.2019

Мәктәп күләмендә макулатура җыю оештырылды. Барлыгы 616 кг. макулатура җыелды. Сыйныфлар арасында урыннар билгеләнде. Алдынгы сыйныфларга, иң күп макулатура тапшыручыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Исламның зур уңышы. 19.11.2019

1 сыйныф укучысы Сафиуллин И. каратэ буенча Йошкар-Олада ярышта катнашты. Ул әлеге ярышта үз үлчәү авырлыгында 2 урынга лаек булды. Молодец!
-
Информатикадан сынау имтиханы. 19.11.2019

Бүген 9 сыйныф укучылары информатика фәненән, ОГЭ га эзерләнү максатыннан, сынау имтиханы тапшырдылар.
-
"Нократ йолдызчыклары" 18.11.2019

Малмыж шәһәрендә "Нократ йолдызчыклары" дип исемләнгән регионара конкурс булып узды. Әлеге конкурста катнашып мәктәбебезнең 5 сыйныф укучысы Сабиуллина К. "Танец соло" номинациясендә 2 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Афәрин, Камилә!
-
Биючеләребез Малмыжда. 18.11.2019

"Нократ йолдызчыклары" конкурсыннан авыл мәдәният йортына түгәрәккә йөрүче кызларыбыз 2 дәрәҗәдәге диплом белән кайттылар.
-
"Энҗе бөртекләре эзләп" 18.11.2019

Мари Эль республикасында "Энҗе бөртекләре эзләп" дип исемләнгән регионара конкурста 9 сыйныф укучысы Асхадуллин А. катнашты.Ул "Халык авыз иҗаты" номинациясендә 2 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.









