муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
12 июнь- Россия көне. 12.06.2019

Мәктәп яны лагерында Россия көне билгеләп үтелде. Балалар өчен, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, күңелле уеннар уздырылды һәм бәйрәм дискотекасы оештырылды.
-
Чишмәләргә экологик сәяхәт. 11.06.2019

Бүген экологияне саклау максатыннан авылыбзның ике чишмәсенә сәяхәт оештырылды.Чишмә яннарының чиста булуы безне бик сөендерде.
-
"Без булдырабыз!" 04.06.2019

Республика күләмендә узган, татар теленнән, "Без булдырабыз!" дип исемләнгән олимпиадада 5 сыйныф укучысы Николаева А. җиңүче дипломына лаек булды.
-
Сынаулар дәвам итә. 04.06.2019

Бүген 9 сыйныф укучылары география һәм информатика фәннәреннән имтихан тапшырдылар.
-
Спорт көне 04.06.2019

Бүген лагерьда спорт көне узды. Балалар спортка багышланган викторинада катнаштылар һәм "кем җитез?" дип исемләнгән спартакиадада көч сынаштылар.
-
Лагерьда олимпиадаларга да әзерләнәбез. 03.06.2019

Лагерьда кызыклы экскурсияләр белән беррәттән олимпиадаларга әзерлек эшләре дә бара. Бүген рус теле буенча "Кроссвордлар иленә сәяхәт" исемле чара узды.
-
ЕГЭлар дәвам итә. 03.06.2019

Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән ЕГЭ тапшырдылар.
-
Без- сәяхәттә. 02.06.2019

Лагерьда ял итүче балалар Яңгул авылының истәлекле урыннары белән танышалар. Бүген алар шундый урыннарның берсе булган, авыл башындагы "Гүзәл Яңгулым"да булдылар. Авылның активист яшьләре ясаган бу матур урында фотога төштеләр, шулай ук биредә урнашкан тарихи "су тегермәне" белән таныштылар.
-
1 июнь- балаларны яклау көне. 01.06.2019

1 июнь- балаларны яклау көне уңаеннан лагерьда йөрүче балалар өчен мәдәният йортында "Күңелле стартлар" уздырылды. Балалар уеннарда теләп катнаштылар. 2 команда арасында барган ярыш балаларга бик ошады.
-
"Кояшкай" ял лагеры эшен башлап җибәрде. 31.05.2019

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны лагеры үзенең эшен башлап җибәрде. Биредә 35 бала ял итәчәк. Алар өчен кызыклы экскурсияләр, мавыктыргыч уеннар, күңелле ярышлар уздыру күздә тотыла.









