муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
«Знатоки права»
15.01.2015
Район прокуратурасы укучыларның хокукый белемнәрен һәм культурасын үстерү максатыннан мәктәп командалары арасында ярыш уздырды. Мәктәбебез командасы әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап, 4 команда арасында, 1 урынны яулады. Команда грамота һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.
-
Спорт ярышларына нәтиҗә ясалды
12.01.2015
Ел дәвамында мәктәп укучылары арасында спартакиада уза. Әлеге спартакиадада катнашу өчен укучылар командаларны урамнар буенча төзиләр. Ярышлар ел фасылына карап оештырыла, нәтиҗәсе махсус экранда билгеләнеп барыла. Бүген әлеге ярышларга гомуми нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. 1 урынны Борнак укучыларының Югары оч командасы, 2 урынны Борнак укучыларының Түбән оч командасы, 3 урынны Яңгул укучыларының Түбән оч команадалары алды. Җиңүче командага махсус ясалган кубок тапшырылды. Ә команда членнары ООО “Шушма” җәмгыяте көче белән ясалган медальләр белән бүләкләнделәр.
-
Район укытучыларының кышкы спартакиадасы узды
10.01.2015
Әлеге спартакиадада мәктәбебезнең укытучылар командасы да катнашты. Дартс ату буенча ир-ат укытучылар арасында мәктәбебез директоры Сафиуллин Наил Шамилевич һәм хатын-кызлар арасында завучыбыз Гилфанова Эльмира Равилевналар 1 урынны яуладылар. Молодцы!
-
О подаче заявлений на прохождение ГИА
09.01.2015
Для участия в государственной итоговой аттестации за курс основного общего образования (далее - ГИА-9) по учебным предметам, в том числе не включенным в список обязательных, обучающиеся 9-х классов до 1 марта текущего года подают заявление лично на основании документа, удостоверяющего их личность, или их родители (законные представители) на основании документа, удостоверяющего их личность, или уполномоченные лица на основании документа, удостоверяющего их личность, и оформленной в установленном порядке доверенности, с указанием перечня сдаваемых учебных предметов, формы (форм) ГИА, языка, на котором планируют сдать экзамен за курс основного общего образования в текущем году.
Обучающиеся 9 классов подают заявление в образовательную организацию, в которой они осваивают основные образовательные программы основного общего образования.
К заявлению прилагаются согласие участника ГИА-9 на обработку персональных данных и согласие родителя (законного представителя) на обработку персональных данных несовершеннолетнего.
Образовательная организация организует прием заявлений на прохождение ГИА-9 и их регистрацию в соответствии с приказом Министерства образования и науки Республики Татарстан от 19.12.2014 № 7480/14 «Об утверждении Порядка приема и регистрации заявлений на прохождение государственной итоговой аттестации за курс основного общего образования по учебным предметам, в том числе не включенным в список обязательных, в 2015 году».
-
Мәктәп Кыш бабае өйләргә йөрде.
31.12.2014
Яңа ел бәйрәме якынлашкан сәгатьләрдә авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Кыш бабай бүләкләр өләште. Ул балаларны бәйрәм белән котлады, аларга үзенең бүләкләрен тапшырды, тормыш шартлары белән танышты.Шулай ук бәйрәмне матур итеп уздыруларын теләде.
-
Мәктәп газетасының чираттагы саны дөнья күрде.
29.12.2014
“Хыял” балалар оешмасы членнары мәктәп газетасының чираттагы саның чыгардылар. Әлеге номер яңа елга багышланды. Шулай ук газетада укучыларыбыз иҗатына да урын бирелде.
-
«Хуш киләсең, Яңа ел”!
27.12.2014
5-8 сыйныф укучылары өчен яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне 7 сыйныф укучылары оештырды һәм алып барды. Бәйрәмебездә төрле илләрдән килгән “кунаклар” күп булды. Кыш бабай белән Кар кызы да бүләкләрне бик мулдан алып килгән иде. Укучыларның чыгышларын тамашачылар яратып карадылар, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
-
“ Яңа ел әкиятендә кунакта”
27.12.2014
1-4 сыйныф укучылары өчен “Яңа ел әкиятендә кунакта” дип исемләнгән тамаша оештырылды.Бәйрәмгә һәр укучы маскалардан килгән иде. Кыш бабай белән Кар кызына ияреп килгән клоуннар бәйрәмебезне тагын да күңеллеләндереп җибәрделәр, алар оештырган атракционнарда балалар яратып катнаштылар.Укучыларыбыз сәхнәләштергән әкиятләр, җыр-биюләрне тамашачылар җылы кабул итте.
-
Алисә-җиңүче!
26.12.2014
Район күләмендә рус теленнән үткәрелгән олимпиадада 6 сыйныф укучысы Яфарова Алисә җиңүче булды. Алисәне,укытучысы Рамилә Камиловнаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
“Яңа ел”.
26.12.2014
Бүген мәктәптә 9-11 сыйныф укучылары өчен яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне узып баручы елның символы булган ат, киләсе ел кәҗә, Кыш бабай һәм Кар кызы башлап җибәрде. Бәйрәм укучыларның чыгышлары, биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан яңа ел дискотекасы уздырылды.