муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Әхлак түгәрәге җитәкчеләре киңәшмәсе узды.
27.11.2014
Мәктәбебездә әхлак түгәрәге җитәкчеләренең район киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстанның баш казые, район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт, Балтач мәчетенең баш имамы, Ислам диненә 1000 еллык мәдрәсә филиалы җитәкчесе Рамил хәзрәт һәм район мөслимәләре берлеге җитәкчесе Рәисә Рамил кызы катнашты.
-
Технология укытучылары бездә кунакта.
24.11.2014
Мәктәбебездә технология укытучыларының район семинары узды. Әлеге семинарда укытучыларыбыз Ленина Камиловна, Ландыш Хәертдиновналар ачык дәрес, Лилия Маликовна мастер-класс күрсәттеләр. Семинар оешкан төстә узды.
-
Эзтабарлар җыены.
18.11.2014
“Хыял” балалар оешмасында эзтабарлар җыены булып узды.Әлеге җыенда 2 сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү турында сөйләшү булып узды һәм әзерлек эшләре башланды. 2 сыйныфларга эзтабарларның кем икәнлеге, аларның нинди эшчәнлек алып барулары, кагыйдәләре, девизлары турында аңлатылды.
-
Армспорт.
17.11.2014
ООО «Кама» призына кул көрәше ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән армспорт түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты. Ярышта катнашкан барлык укучылар да призлы урыннарга ия булдылар. Менә безнең җиңүчеләребез: Рафиков Ильназ 1 урын, Накипов Рамазан 1 урын, Газимзянова Руфия 1 урын, Файзрахманов Ришат 2 урын, Гиниятуллин Салават 2 урын, Агзамова Рәсүлә 2 урын. Молодцы!
-
КЭСБАСКЕТ.
14.11.2014
Район күләмендә уздырылган ярышта мәктәбебезнең егетләр командасы катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап район күләмендә 3 урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!
-
Әти-әниләр университеты узды.
13.11.2014
Мәктәптә чираттагы әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелышта әти-әниләр 1 чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды. Шулай ук әти-әниләргә мәктәпнең эчке тәртип, интернеттан куллану кагыйдәләре аңлатылды.
-
Мәктәп газетасы дөнья күрде.
12.11.2014
“Хыял” балалар оешмасы членнары мәктәп газетасының чираттагы санын чыгардылар. Газетада 1 чирек дәвамында булган чаралар, яңалыклар яктыртылды.
-
Укучылар үзидарәсе утырышы уздырылды.
11.11.2014
Укучылар үзидарәсе утырышында 1 чиреккә нәтиҗә ясалды. 2 чирек дәвамында эшләнәчәк эшләр турында сөйләшенде.
-
ООО “Тимирязев” призына көрәш ярышы.
10.11.2014
Укучыларыбыз спорт ярышларында актив катнашалар. Күмәк хуҗалыклар арасында узган көрәш ярышында мәктәбебез укучысы Ахматханов Ильдан үз үлчәү авырлыгында 1 урынны алды.
-
Педагогик киңәшмә узды.
08.11.2014
Укытучыларның чираттагы педагогик киңәшмәсе “Белем бирү процессына системалы якын килү” темасы астында узды.