муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Советлар Союзы Геройлары турында сөйләштек.
08.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 1-5 сыйныф укучыларына “Советлар Союзы Геройлары” дигән темага әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдә районыбызның Советлар Союзы Геройлары турында презентация күрсәтелде, аларның тормыш юллары белән таныштырылды.
-
«Без тынычлык яклы»!
07.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Шушы уңайдан мәктәбебездә күп кенә чаралар уздырыла. “Без тынычлык яклы”! дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе дә шундыйларның берсе.
-
Кул көрәше.
06.04.2015
Россия күләмендә мөмкинлекләре чикләнгән укучылар арасында Мәскәү шәһәрендә армспорт ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән Накипов Рамазан катнашты. Рамазан Россия күләмендә 2 урынны яулады һәм дипломга лаек булды. Молодец, киләчәктә тагын да зурырак уңышларга ирешергә насыйп булсын.
-
Халыкара олимпиадаларда катнашабыз.
04.04.2015
2 сыйныф укучылары татар теленнән Халыкара дистанцион олимпиадада катнаштылар. Нәтиҗәләре дә куанычлы. 4 укучы җиңүче буларак дипломнарга, 4 укучы катнашучы сертификатларына ия булды.
-
Мәктәптә “Бөре” операциясе уздырылды.
02.04.2015
Мәктәп күләмендә каен һәм нарат бөресе җыю буенча ункөнлек игълан ителгән иде. Әлеге чарада һәр укучы актив катнашты. Нәтиҗәдә 1. 150г. каен, 2.130 г. нарат бөресе җыелды. Бөреләр ПО “Хлеб” оешмасына тапшырылачак.
-
“Подвигу жить в веках”
01.04.2015
Район күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Подвигу жить в веках” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарада 6 сыйныф укучысы Яфарова Алисә катнашты һәм җиңү яулады.
-
Волейбол ярышында җиңү яуладык.
30.03.2015
Район күләмендә 2003-2004нче елгы яшүсмерләр арасында волейбол ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән кызлар һәм егетләр командасы катнашты.Әлеге ярышта кызлар командасы 1 урынны, егетләр командасы 3 урынны яуладылар, ә Хайруллина Диләрә “Иң яхшы уенчы” исеменә лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Тукай исемндәге җәмгыять призына татарча көрәш.
28.03.2015
Район күләмендә Тукай исемндәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәп командасы 1 урынны яулады. Менә безнең батырлар:
Ахматханов Илдан- 1 урын
Нәбиев данил 1 урын
Рафиков Инсаф-2 урын
Зайцев тимур-2 урын
Рафиков Илназ- 3 урын
Рафиков Илсаф- 3 урын
Хабибуллин Рифнур- 3 урын
-
Сынау имтиханнары
27.03.2015
27 нче март көнне мәктәбебенең 9 нчы сыйныфы укучылары, бердәм республика тестларын тапшыруга әзерлек йөзеннән, татар теленнән тестлар эшләделәр.
-
“Агыла моң, агыла”
26.03.2015
Районда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлаган фәнни –практик конференция кысаларында үткән җыр конкурсында, безнең мәктәптән 7 сыйныф укучылары Сафиуллина Лилия һәм Сәләхетдинова Эльвиналар катнашты. Лилия – җиңүче, Эльвина – призёр булды. Бу уңышыгыз белән котлыйбыз, кызлар, киләчәктә дә җыр чишмәгез саекмасын!