муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
“Хәкимова Разыя апа- бердәнбер исән сугыш ветераны”
18.03.2015
Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чаралар үткәрү дәвам итә. Чираттагысы- авылыбыздагы бердәнбер исән сугыш ветераны Разыя апага багышлап үткәрелде.
-
“Сугыш истәлекләре”
17.03.2015
3 сыйныфта Бөек Ватан Сугышына багышланган музей турында “Сугыш истәлекләре” дип аталган тәрбия сәгате узды.
-
“Шәфкатьлелек ярминкәсе”
16.03.2015
“Язның игелекле атнасы” кысаларында “Шәфкатьлелек ярминкәсе” үткәрдек. Укучылар ярминкәгә бик тырышып әзерләнгәннәр иде: сатучылар да, сатып алучылар да канәгать калды. Ярминкәдән кергән акча авыру балаларга ярдәмгә китәчәк.
-
“Безнең горурлыгыбыз”
14.03.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинны искә алу кичәсе узды. Укучылар аның тормыш юлын һәм сугышта күрсәткән батырлыкларын искә төшерделәр, аңа багышлап язылган җырны тыңладылар.
-
«Язның игелекле атнасы»
13.03.2015
Мәктәптә, “Язның игелекле атнасы” уңаеннан , таушалган китаплар төпләнде.
-
«Мәрхәмәтле булыйк»
12.03.2015
4 сыйныфта “Язның игелекле атнасы” кысаларында “Мәрхәмәтле булыйк” дигән тәрбия сәгате үтте.
-
“Дуслык бәйрәме”
06.03.2015
5-8 сыйныф укучылары катнашында “Дуслык” бәйрәме уздырылды. Әлеге бәйрәмдә һәр класстан 2 егет, 2 кыздан торган команда катнашты. Командаларга өй эше итеп класс турында визитка әзерләргә кушылган иде. Кызыклы конкурслар, уеннар укучылар күңеленә хуш килде. Уеннарны укучылардан сайлап куелган жюри бәяләп барды. Ахырда 5 класс командасы- 1 урынны, 6 һәм 7 класс командалары- 2 урынны, 8 класскомандасы -3 урынны яулады. Командаларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
“Бәйрәм белән”!
05.03.2015
1-4 сыйныф укучылары өчен “Бәйрәм белән”! дигән кичә уздырылды. Кичәдә кызлар һәм малайлар командасы катнашты. Әлеге бәйрәмдә кызлар малайларны, малайлар кызларны бик матур итеп бәйрәм белән котладылар, аннары кызклы ярышлар оештырылды. Командалар табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнде. 37 очко җыеп кызлар командасы 1 урынны яулады.
-
“Каләм белән җиңдек дошманны”...
05.03.2015
Мәктәп күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багашланган “Каләм белән җиңдек дошманны” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Әлеге кичәдә сугыш чорында мылтык белән генә түгел, каләм белән дә җиңү таңын якынайтучы татар шагыйрьләре, язучылары турында сүз барды, аларның шигырьләре укылды, җырлары җырланды. Кичә ахырында бер минут тынлык белән сугыш каһарманнарын искә алдык
-
«Батырларны барлар чак».
04.03.2015
Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылыбызның тыл батырларына медаль тапшыру тантанасы уздырылды. Тантанада авыл җирлеге башлыгы, күмәк хуҗалык җитәкчесе, район башкарма комитеты һәм военкомат хезмәткәрләре катнашты. Әби-бабайлар чәй табыны артында укучылар һәм укытучылар көче блән әзерләнгән “Батырларны барлар чак” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә карадылар.