Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
«Театр безне яктылыкка һәм нурга илтә» 29.01.2016

Сәнгать атналыгының 4 нче көне театр көне итеп уздырылды. Зурлар-1 төркеме балалары һәркемгә билгеле “Өч дуңгыз баласы” әкиятенең заманча вариантын сәхнәләштереп балаларга күрсәттеләр.
-
"Бездә бүген "Теремкәй" 29.01.2016

2 нче кечкенәләр төркеме балалары "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерүдә зур кызыксыну белән катнаштылар.
-
“Балалар бакчасында шигърият бәйрәме” 28.01.2016

Әкият һәм шигырьләр
Укыйбыз бала чактан.
Шигърият ул - могҗиза
Тоярсын син дә тиздән.
Серле аның сүзләре
Могҗизалы, тезмәле.
Сихри нур сибә сүзләр,
Моң тулы анда юллар.
-
"Очрашу" 27.01.2016

Сәнгать атналыгының "Музыка көне"ндә Балтач сәнгать мәктәбеннән музыка укытучысы Сөләйманова А.И. белән очрашу булды. Безнең бакчадан шул мәктәпкә йөрүче балалар чыгышын бик җылы кабул иттек һәм башка балаларда да сәнгать мәктәбенә бару теләге уянды.
-
«Сәнгать атналыгы»нда шигырь бәйрәме 27.01.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәм барышында шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Рафис Корбанов, Йолдыз, Асия Юнысоваларның балалар өчен язылган кызыклы шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, балалар бакчасының истәлекле бүләге һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
27.01.2016

Зурлар-2 төркеме балалары да шигырь бәйрәмендә балалар өчен язылган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балалар бакчасының истәлекле бүләге һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
"Сәнгать мәктәбендә кунакта" 26.01.2016

"Сәнгать атналыгы" кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Балтач сәнгать мәктәбендә булып, аның эшчәнлеге турында тирәнтен мәгълүмат алдылар. Хәзерге вакытта ук төркемебездәге күпчелек бала шушы мәктәпнең төрле юнәлешендә өстәмә белем алалар.
-
26.01.2016

Сәнгать атналыгы уңаеннан, уртанчылар төркеме балалары 2 нче кечкенәләр төркемендә "Теремкәй" әкиятен күрсәттеләр.
-
"Сәнгать атналыгы" 25.01.2016

Бу атнада бакчабызда "Сәнгать атналыгы" башланды. Бүген 2 нче зурлар төркеме балалары халыкта, буыннан-буынга күчеп килгән төрле халык көйләрен (рус, татар, чуваш) музыка шөгылендә бик кызыксынып һәм яратып тыңладылар.
-
"Әкият уйныйбыз" 22.01.2016

Зурлар - 1 төркеме балалары Балтач үзәк китапханәсендә "Җәнлекләр дуслыгы" исемле балалар иртәсендә катнаштылар. Балтач бистәсенең 1 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә "Три поросёнка на новый лад" исемле театр күрсәттеләр.








