Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Бакчабызда Нәүрүз бәйрәме! 25.03.2016

Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде!
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде!
-
“Камырматур үзенә дуслар эзли!” 23.03.2016

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакчабыз балаларына “Камырматур” әкиятен театр итеп уйнап күрсәттеләр. “Нәни артистлар” үз рольләрен зур осталык белән башкардылар, ә тамашачыларга театр бик ошады.
-
"Кошлар - безнең дусларыбыз" 22.03.2016

II нче кечкенәләр төркеме балалары үзләренең нәни дусларын, сыерчыкларны, сыерчык оялары белән шатландырдылар.
-
Масленица. 18.03.2016

“Рус теле атналыгына” йомгак ясап спорт майданчыгында балаларга “Масленица” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм рус халык уеннары, җырлары һәм җылы коймаклар ашау белән үрелеп барды.
-
"Табиб янында" 18.03.2016

II нче кечкенәләр төркемендә балалар әйләнә-тирәдәге тормыш турындагы күзаллауларын төрле-төр сюжетлы-рольле уеннар аша тулыландыралар.
-
Золушка. 17.03.2016

“Рус теле атналыгы” кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалар өчен рус телендә театральләштереп “Золушка” әкиятен күрсәтте. Балалар бик мавыктыргыч һәм матур итеп уйнадылар. Балаларның киемнәрен әзерләүдә әти-әниләрнең ярдәмнәре бик зур булды.
-
Агния Барто кичәсе. 16.03.2016

«Рус теле атналыгы» кысаларында рус теленә өйрәтүче тәрбияче Гөлнур Махмутовна Агния Бартога багышланган кичә уздырды. Балалар алдан рус телендә А.Бартоның шигырьләрен өйрәнеп кичәдә аларны сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичә презентация, язучының язылган тавышы һәм аның шигырьләренә язылган җырлар белән тулыландырылды.
-
Беренче кечкенәләр төркемендә кара карга белән таныштыру. 16.03.2016

Кара карга кардан бара
Канатларын кага-кага.
-
“Рус теле атналыгы”нда. 15.03.2016

“Рус теле атналыгы” уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары дымков уенчыкларының килеп чыгу тарихы буенча презентация карадылар һәм кисеп ябыштыру шөгылендә дымков орнаментлары белән уенчык атны бизәделәр.
-
Курчак театры. 15.03.2016

15 март көнне “Рус теле атналыгы” барышында тәрбиячеләр балаларга рус телендә рус халык әкияте “Куян йорты” дигән курчак театры куйдылар. Театр бик күңелле килеп чыкты. Балалар театрны бик кызыксынып карадылар.








