• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детскийй сад№1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24
Телефон: +7(843)-682-44-38
E-Mail: baltasidetsad1@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Балтасинский детский сад №1
Руководитель: Хайруллина Гелюся Хамитовна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә
У нас учат: 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә

Все новости детского сада

Тылсымлы куллар

Опубликовано: 27.10.2014

Сәнгать эшчәнлеге, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.

Шулай ук сәнгать эшчәнлеге балаларның эстетик, акыл һәм әхлаки яктан үсешенә уңай йогынты ясый, хезмәткә карата уңай караш тәрбияли. Рәсем ясауның хисләр, фикерләү сәләте үсешенә йогынтысы хакында күп педагоглар: Фребель, Каменский һ б. язганнар. Сәнгать эшчәнлеге бугенге көндә дә үзенең тәрбияви мәгънәсен югалтмаска тиеш. Ул эстетик тәрбиянең иң кирәкле бер өлеше булып тора. Борынгы Греция рәссамнары рәсем ясауны, гомүмән, хезмәттә генә түгел, белем бирү һәм тәрбияви яктан да мөһим дип уйлаганнар.

Сәнгать эшчәнлеге барышында сәнгатьне эстетик һәм эмоциональ яктан кабул итү өчен уңай шартлар тудырыла. Бу үз чиратында яшәешькә карата эстетик карашларын формалаштыруга ярдәм итә.Бар бала да рәсем ясарга ярата. Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлыклы һәм илһам китерә торган эш. Үз эшенең нәтиҗәсен күреп бала сокланырга , илһамланырга тиеш. Нәрсәнедер рәсемгә төшергәндә, аның бу эше килеп чыкмаса, бала канәгатьсез кала, аның рәсем ясыйсы килми., моңа баланы берничек тә мәҗбүр итеп булмый.. Ә сәнгать эшчәнлеген оештырганда гадәти булмаган ысулларны куллану балаларны шаккаттыра. Шуның белән аларның рәсем ясауга карата кызыксынулары арта. Рәсемнәрне этаплап ясаганда, бала барыбер нинди дә булса бер уңышка ирешә. Һәр өлешен аерым –аерым ясаганда ул үзенең эшенең нәтиҗәсен күреп бара… Бу исә аңа яңа дәрт , яңа омтылыш уята. Мондый оригиналь рәсем ясау, аларның характерларын, күңел күтәренкелеген тоярга ярдәм итә. Бер акыл иясе: «Бала ул тутыру өчен савыт кына түгел, ә кабызып җибәрү өчен ут та» – дигән. Гадәти булмаган алымнар куллану балаларның логик фикерләвен, фантазиясен, күзәтүчәнлеген, игътибарын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра.

Рәсем аша бала үзенең күңел күтәренкелеген күрсәтә ала һәм системалы рәвештә эшләгән очракта, ул безне үзенең матур эшләре белән шатландыра. Балалар өчен бармак, тампон, бөтен уч белән рәсем ясау алымнары кулланылса, алга таба шәм, балавызлы карандаш, нокталы рәсем ясау, монотипия, каты пумала, акбур, җеп, юеш һәм бөгәрләнгән кәгазь һ б. белән эшләү алымнары өстәлә. Буяуга бөтен учлары белән кереп, альбом битенә эз төшереп, һәм өстәвенә ул эзнең «Кыш» исемле ак әкияткә охшавына балалар бер дә ким шатланмыйлар. Үз куллары белән төрле шаккаттыргыч әйберләр ясаучы тылсымчы-рәссамнар түгелмени алар? Әлбәттә, алар булдыралар, тылсымчылар! Бу балаларның фантазияларын арттырып җибәрә, күңел күтәренкелеге арта.

Гадәти булмаган рәсем ясау алымнарын шөгыльләрдә генә тугел, буш вакытларда да кулланырга була. Бу алымнарны куллану балаларның сәнгать эшчәнлегенә карата кызыксынуларын арттыра.



К списку новостей