• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детскийй сад№1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24
Телефон: +7(843)-682-44-38
E-Mail: baltasidetsad1@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Балтасинский детский сад №1
Руководитель: Хайруллина Гелюся Хамитовна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә
У нас учат: 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә

Все новости детского сада

Уттан сакланыйк!

Опубликовано: 28.04.2014

Ут сүзен ишетү белән күз алдына җылылык, яктылык кебек куренешләр килеп баса. Димәк, ут ул кеше өчен бик кирәкле, файдалы әйбер. Безнең борынгы әби – бабаларыбыз утны үзләре тапканнар. Ут аларга җылылык һәм ризык пешерү өчен кирәк булган һәм кешеләр уттан башка яшәүне мөмкин түгел дип саный башлаганнар. Әмма утның файдалы ягы гына түгел, ә куркыныч ягы да бар. Куркыныч ягы ул – янгын.

Янгын иң куркыныч бәлаләрнен берсе.. Халыкта шундый мәкаль бар: "Карак бер генә нәрсәне ала, ут бөтен нәрсәне көлгә әйләндерә". Янгын үз юлындагы бөтен әйберне кара күмер итә. Иң аянычы шул, социологларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, ел дәвамында янгыннардан меңнәрчә кеше һәлак була. Алар арасында ут чыгуда бөтенләй гаепсез кешеләр дә күп: күрше-күләннәр, балалар, карт-корылар һәм янгын сүндерүчеләр...
Янгынның килеп чыгу сәбәпләре күп төрле: алар табигать факторларына да, кешеләрнең игьтибарсызлыгына һәм ваемсызлыгына да бәйле..

Күп очракта янгын чыгуның сәбәпчеләре балалар булып чыга. Шуңа күрә балаларыбыз кечкенәдән, балалар бакчасына йоргәндә үк, ут белән шаярырга ярамаганын һәм янгыннан саклану чараларын өйрәнәләр һәм бу турыда күп кенә белем туплыйлар.

Белемне балаларга торле уеннар, кызыклы чаралар һәм дә янгын сүндерүчеләр  бүлегенең  һөнәр ияләре белән онытылмаслык очрашулар аша оештырыла. Бүген, 28 енче апрель көнне бакчабызда тематик чара үтте. Чарада балалар бакчасының зурлар төркеме балалары, аларның тәрбиячеләре : Хадиева Чулпан Мансур кызы, Валиева Фәридә Нурзадә кызы һәм килгән кунаклар  Балтач янгын күзәтчелеге бүлегенең баш инспекторы Рәдиф Рифат улы Ахатов һәм Балтач янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы  Рушан Рафис улы Насибуллиннар катнашты. Чараның башы театральләштергән күренеш белән башланды һәм КВН формасында дәвам итте. Бәйрәм баларны бүләкләү белән тәмамланды.

 30 апрель янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан зурлар төркеме балалары килгән кунакларны котлап, аларга үз куллары белән ясаган истәлекле буләкләрен тапшырдылар.

Янгын сүндерүчеләрнең һөнәре  иң катлаулы, иң куркыныч һәм иң җаваплы .
Изге эш башкарганнары өчен без  аларны ихтирам итәбез һәм үзләренең эшләренә һәрвакыт тугры калуларын теләп калабыз.

Янгын сүндерүчеләр, мең рәхмәт сезгә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 



К списку новостей