Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Все новости детского сада
«ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ»
Опубликовано: 20.11.2012Безнен педагоглар социаль челтэрдэге конкурсларда актив катнашалар."Учтеки" сайтында игълан ителгэн бәйгедә узлэре уйлап чыгарган бармак уенын «БӘЙГЕ» темасына урнаштыралар. Бәйгенең максаты - сәләтле әти-әниләрнең, педагогларнын иҗат җимешләре белән танышу, аларны башка әти-әниләргә, педагогларга җиткерү, иң мөһиме – балаларыбызны тәрбияләү өчен яңадан-яңа татарча чыганаклар булдыру. Тәрбиячеләребезнең бармак уеннарын сезгэ дэ эшегездэ кулланырга тэкъдим итэбез.
Муллагалиева Лилия Касимовна. Балтач районы, №1 "Акчәчәк" балалар бакчасы тәрбиячесе.
"ЧӘЧӘКЛӘР АРАСЫНДА".
( Бармак уены ике кул белән башкарыла).
(Балаларда дуслык хисләре тәрбияләү, шул ук вакытта төсләрне искә төшереп, кабатлау өчен кулланырга ярый)
Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, дускайлар!
Әйдә чыгыйк бакчага
Күңел ачып, уйнарга.
Аллы-гөлле күбәләкләр
Чәчәкләргә куналар:
Ак чәчәк, ал чәчәк,
Сары чәчәк, күк чәчәк,
Ә монысы - кашкарый
Ул гел кояшка карый.
Шул чәчәкләр арасында
Йөгерешеп уйныйбыз.
Бердәм булгач барыбыз
Күңелле уеныбыз.
ХӘРӘКӘТЛӘРЕ:
Исәнмесез, балалар! (баш бармаклар селкенеп, "исәнләшәләр")
Исәнмесез, дускайлар! (калган бармаклар селкенеп, "исәнләшәләр")
Әйдә чыгыйк бакчага (бармакларны бөгеп, чакыру хәрәкәте)
Күңел ачып, уйнарга.
Аллы-гөлле күбәләкләр (ике кулны кушып, күбәләк канаты ясау )
Чәчәкләргә куналар:
Ак чәчәк, ал чәчәк, (бармакларның башын чеметеп, массаж ясау)
Сары чәчәк, күк чәчәк,
Ә монысы - кашкарый
Ул гел кояшка карый.
Шул чәчәкләр арасында (бармакларны тез өстендә йөгертү)
Йөгерешеп уйныйбыз.
Бердәм булгач, барыбыз (кул чабу)
Күңелле уеныбыз.
Гаязова Нурия Камиловна - Балтач районы, №1 "Акчәчәк" балалар бакчасы тәрбиячесе.
( Балаларда татар халык ашларын истә калдыру максатыннан кулланырга була).
Әнкәгез сезне эзли,
Кайда сез бармакларым?
Тәмле ашау пешердем,
Сезне искә төшердем.
Баш балама боламык,(бармакларны бөгә барабыз)
Имәнемә икмәгем,
Уртасына урама,
Атсызына катлама,
Чәнти генә калмасын,
Чәк-чәген килеп капсын.
Закирова Әлфия Гилвановна.
Йомарланып йодрыкка
Бармаклар йоклаганнар.
Бергә –бергә бик рәхәт ,
Ләкин торырга кирәк.
Башта торды баш бармак,
Имән бармак аннары.
Урта бармак уртада
Зур үскән ул шуңа да
Атсыз бармак , мин дә , ди
Башкалардан калмыйм , ди
Чәнти бармак иң читтә,
Шуңа үсмәгән һич тә.
Чәнти, чәнти, чәнтеки,
Үсми калган кечтеки
Кети-кети-кети.
Хәрәкәтләр белән:
Йомарланып йодрыкка ( баланың йодрыкланган кул чукларын йомшак кына сыпыру)
Бармаклар йоклаганнар.
Бергә –бергә бик рәхәт ,
Ләкин торырга кирәк ( уяткан сыман селкетеп алу.)
Башта торды баш бармак ( һәр атаган бармакны берәмләп ачып бару.)
Имән бармак аннары.
Урта бармак уртада
Зур үскән ул шуңа да
Атсыз бармак , мин дә , ди
Башкалардан калмыйм , ди
Чәнти бармак иң читтә,
Шуңа үсмәгән һич тә.
Чәнти, чәнти, чәнтеки, (чәнти бармакны “үстерү” хәрәкәте ясау.)
Үсми калган кечтеки
Кети-кети-кети. ( Баланың учын кетекләү.)
К списку новостей







