МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 338 ( 339 ) 340 >>
-
Бәйрәм белән Сезне Хөрмәтле хатын-кызлар 07.03.2012

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар! -
Класстан тыш чара 06.03.2012

Класстан тыш чара
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2012

Әлифба бәйрәме
-
Бәйрәм концерты 04.03.2012

2 март көнне 6 һәм 7 сыйныф укучылары бәйрәм концерты куйдылар. Бәйрәм концерты бик матур булды. Укучылар яңа җырлар, яңа биюләр башкардылар. Бәйрәмдә әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен дә тапшырдылар. Бәйрәм һәркем күңелендә матур хисләр калдырды.
-
Олимпиада
03.03.2012
Район этабында 6 сыйныфлар арасында үткән математик олимпиадада безнең укучыларыбыз Сәләхетдинов Рәдис һәм Хайруллина Ләйсән дә катнашты. Районда нәтиҗәләре уңай булганлыктан, алар республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда да катнашып кайттылар. Аларга алда да уңышлар телибез, гел шулай акыллы, тырыш балалар булып калсыннар.
-
Ачык дәрес
03.03.2012
2 нче март көнне 8 нче сыйныфларда география фәненнән Мәгъфүр Раифович ачык дәрес күрсәтте. Укучылар укытучының сорауларына тулы һәм дөрес җаваплар бирделәр. Презентацияләр белән үткәрелгән дәрес укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Дәрес бик уңышлы утте.
-
Хоккей, хоккей, хоккей
02.03.2012
Бариев Марат Мансурович призына үткәрелгән чаңгы ярышларының зона ярышларында безнең 1996 – 1997 елгы егетләр командасы яхшы уйнап, финал ярышларына үттеләр. Анда да укучыларыбыз зур тырышлык күрсәттеләр һәм истәлекле бүләккә лаек булдылар. Афәрин, егетләр! Киләчәктә дә сынатмаска, тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын сезгә !!!
-
Укучылар җыелышы
02.03.2012
1 нче март көнне дәресләрдән соң “Аргамак” укучылар оешмасының гомуми җыелышы булып үтте. Көн тәртибе буенча оборона – масса айлыгына нәтиҗәләр ясалды. Спорт һәм сәнгать министрлары үз юнәлешләрендәге эшләр турында чыгыш ясадылар һәм фикерләр алыштылар. Җыелыш ахырында спорт ярышларында актив катнашырга, бәйрәмнәрне күңелле һәм истә калдырырлык итеп үткәрергә дигән карар кабул иттеләр.
-
ГИА
01.03.2012
28, 29 нчы февраль көннәрендә, 9 нчы сыйныф укучылары математика һәм рус теле фәннәреннән пробный имтиханнарда булып кайттылар. Әлеге имтиханнар укучыларга үзләрен сынап карау максатыннан үткәрелә. Уку елы ахырында үтәчәк имтиханнарга укучылар тагын да тырышып әзерләнсеннәр һәм уңай нәтиҗәләргә ирешсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
-
Ачык дәрес
29.02.2012
28 нче февраль көнне, Зөлфирә Зөфәровна 7 сыйныфларда татар теленән ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең темасы “Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау”. Яңа технологияләр кулланып үткәрелгән бу дәрестә укучылар алган белемнәрен тагын да ныгыттылар, теманы нык үзләштерүләрен күрсәттеләр һәм дәрестә бик актив булдылар.










