МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 ( 336 ) 337 338 339 340 >>
-
Татнет йолдызлары билгеле булды 18.05.2012

Татнет йолдызлары билгеле булды. Җиңүчеләр арасында укучыбыз Рөстәмнең эше дә бар
-
Табигатьне пычратмагыз!
18.05.2012
15 нче май көнне 7 сыйныф укучылары авылыбызның иң матур урыннарыннан берсе булган плотина буен чистартырга төштеләр. Укучыларыбызның күңелендә кешеләрнең табигатькә карата битараф булуларына үпкә калды ул көнне. Табигать кочагында ял итәргә яраталар, ләкин үзләреннән калган чүпләрне ни өчендер чистартып китә алмаганнар. “Кешеләр, табигать Анабызны саклагыз, аның “йөзенә” пычрак атмагыз! – дип, кычкырасы килде аларның
-
Туган көнегез белән тәбрик итәбез 14.05.2012

Хөрмәтле Фирания Хәнифовна ! Сез, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшегезне тутырдыгыз.
“Ир кеше – иген басуы, хатын – иген тулы келәт”, - диләр. “Иген”не кадерләп саклаучы “келәт” булып, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетеңә куанып, Илсур абый белән соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.
-
Бөтенроссия урман утырту көне 13.05.2012

12 нче май көнне мәктәбебез укучылары Сабантуй мәйданы тирәсендә агач утырту өмәсе оештырдылар. Агач үсентеләренең күпмедер өлешен Балтач тыюлыгы җитәкчесе китерсә, бер өлешен үзебезнең укучылар алып килде. Ул көнне укучыларыбыз 700 төпкә якын агач утыртып кайттылар. Киләчәктә Сабантуй мәйданы тирәсе безнең укучыларыбыз утырткан агачлар белән шаулап торыр.
-
Сабантуй уздыру көннәре билгеләнде 11.05.2012

Татарстан президенты Р.Н. Миннеханов Сабантуй үткәрү көннәрен билгеләү турында указга кул куйды
-
Бөек җиңүгә 67 ел 09.05.2012

Авылыбызда 9 май - Җиңү көнен бәйрәм итәргә балалар да, өлкәннәр дә бик ныклап әзерләнде. Мәктәп укучылары бәйрәмгә чыктылар, ветераннарны котладылар.
-
Очрашу 04.05.2012

4 май көнне сугыш ветераны, авылыбызның иң өлкән кешесе Мөхәрләмов Юныс бабай һәм тыл ветераны Гарифуллин Барый бабайлар белән 5 – 7 сыйныф укучылары очрашу үткәрделәр. Юныс бабай инде өлкән яшьтә булуына карамастан бик матур итеп балалар белән фикерләрен уртаклашты. Барый бабай ул еллардагы халыкның нинди эшләр башкаруы хакында сөйләде
-
Очрашу
03.05.2012
3 нче май көнне башлангыч сыйныф укучылары сугыш чоры баласы, мәгариф ветераны Габделхак Исхакович белән очрашу үткәрде. Габделхак Исхакович укучыларга үзенең балачак хатирәләрен сөйләде. Сугыш елларының авыр вакыйгаларын искә төшерде...
-
Акча - бер көнлек, гыйлем - гомерлек... 02.05.2012

Быел Татарстан дәүләт вузларының коммерция бүлекләренә керәчәк беренче курс студентлары өчен уку бәясе 2-3 тапкыр артыр дип көтелә.
Гуманитар юнәлешләрдә белем алу елына 60200 сумнан ким тормаячак, техникларында - 112 меңнән башланачак. Бу Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы эшләгән яңа “Мәгариф өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен норматив финанслау системасын” куллану белән бәйле. -
Хәйрия
02.05.2012
“Изгелек җирдә ятмас” - диелгән татар халык мәкалендә, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатыннан мәктәбебезнең укучылар һәм укытучылар коллективы бик күп мәктәп кирәк - яраклары, кием – салымнар, уенчыклар җыеп, Балтачтагы Хәйрия кибетенә тапшырдылар.










